tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 26 апрельдә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була
26 апрельдә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була

26 апрельдә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була

26 апрельдә–бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көндә кичке сәгать биштә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була.

Тантаналы чарада Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) Генераль секретаре Дюсен Касеинов һәм ТӨРЕКСОЙ әгъзалары булган илләрдән рәсми кунаклар, чит илләрнең дипломатик миссияләре җитәкчеләре катнашачак.

Чаралар программасы:

25 апрель

13.00 – «Хәзерге чорда төрки дөнья әдәби багланышларын камилләштерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр» дигән темага түгәрәк өстәл(Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г.Тукай клубы, Мөштәри урамы, 14).

18.00–Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең 80-еллыгына багышланган тантаналы кичә («Корстон»).

26 апрель

8.00 – Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую (шагыйрьнең Тукай мәйданындагы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры янындагы һәйкәлләренә)

13.00 – Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме

17.00 – Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы.

[email protected]/ 2647398, 89196390059

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*