tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 27 октябрьдә “Татарча диктант” акциясе үтәчәк
27 октябрьдә “Татарча диктант” акциясе үтәчәк

27 октябрьдә “Татарча диктант” акциясе үтәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан алып “Татарча диктант” акциясен уздыра. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

2018 елда акцияне үткәрү 27 октябрьга планлаштырылган. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк. Быел исә, “Татарча диктант”ның географиясе тагын да киңәя.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге.

Элемтә өчен мәгълүмат: tatarchadiktant@gmail.com,
Телефон: 8 (843) 236-4966.

Пресс-релиз_тат_Татарча диктант

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*