enrutat
Баш бит / 28-нче июльдә, Фитр-Гает Рамазан ае көнне, «Арт-мәдхия» Болгарның Ак мәчет мәйданында үтәчәк
28-нче июльдә, Фитр-Гает Рамазан ае көнне, «Арт-мәдхия» Болгарның Ак мәчет мәйданында үтәчәк

28-нче июльдә, Фитр-Гает Рамазан ае көнне, «Арт-мәдхия» Болгарның Ак мәчет мәйданында үтәчәк

«ART-MADHIA” фестивале инде алтынчы ел Чуашстанның Урмай авылында оештырыла. «АРТ» дигәне — инглиз сүзе — ул культура дигәнне аңлата. Ә мәдхия дигәне, билгеле инде мактау, олулау дигән мәгънә бирә. Ягъни, Чуашстанда яшәүче татарларның тырышлыгы белән уза торган әлеге фестивальне данлау, мактау культурасы дип тәрҗемә итсәк, хилафлык булмас. Әмма, башка фестивальлләрдән аермалы буларак, монда шәрә җырчылар, бозык музыка һәм теләсә нәрсәне мактау түгел. Әлеге фестиваль «Зикер, Фикер, Шөкер» шигаре астында Ходай тәгаләне мактау, анарга мөхәббәт һәм «АРТ» замана халкы теленнән мәдхия кылу. Мәдхия борынгыдан килгән татар халкының йөзек кашы булган мөнәҗәтләр, бәетләр һәм бүгенге замана авторлары язган нәшидләр аркылы үтәчәк. Нәшид — татар халкы иҗатчылары арасына килеп чыккан яңа юнәлеш, замана авазлары , музыка инструментлары белән берлектә , көйгә салып , темасы Ходайны мактап җырлау. Бүгенгесе көндә күбрәк әлеге юнәлеш гарәб, төрек, кавказ якларындагы мөселманнарда таралган, шулай ук татар халкы яшәгән Татарстанда, Чуашстанда киң тарала башлады. Урмай авылының «Мишәр» ансамбленең репертуарында гына дистәгә якын нәшидләр бар.

Алты елдан соң , әлеге Урмай авылында туган «ART-MADHIA” фестивале милләтебезнең тарихи нигезе булган «Булгар» заповеднигендә 28 нче июнь көнне «Ак мәчет» янындагы мәйданда үтәргә тиеш дип уйлыйбыз. Белгәнебезчә 28 нче июньдә мөселманнар өчен бәйрәм көн, Рамазан ае тәмамланып фитр-гает үтә торган көн. Аннан шул көннәрдә әлеге Булгар музее заповедниге җирлегендә 27- 30 нчы июнь көннәрендә Бөтенрусия фольклор фестивале «Түгәрәк уен» үтәчәк. Илебезнең төрле төбәкләреннән 600 татар фольклорын, халкыбызныж мирасын үз итүчеләр өчен «Түгәрәк уен» фестивале үтәчәк. Менә шул көннәрдә фестиваль өчендә фестивальне үткәрергә булдык. Татарстан мәдәният министрлыгы каршында олы хезмәт куеп эшләп килүче фольклор үзәге тырышлыгы һәм аның тәкдиме белән үтәргә тора «Арт-мәдхия» фестивале. Татарстан һәм Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәтләредә әлеге чарага үзләренең фатихасын , темасын баету өчен үзләренең тәкъдимнәрен кертергә торалар. Төп оештыручы буларак, мин әлеге чарада күбрәк татар макәме белән Азан, аннан Коръән укуны теләр идем. Аннан бездә «Тәкъбир» әйтү үзе бер мәдхия, авыр чактада, шатлыктада, сугышка киткәндәдә дә ирләребез тәкъбир әйткәннәр. Менә, 28 нче июньдә шөкер итеп , бөтен ир-кардәшләр бер авыздан «Тәкъбир» әйтсәк үзе бер тетрәндергеч вакыйга булыр иде. Нечкә кылларыбызны тетрәндерә торган тәрбияви халәт булыр иде. «Арт мәдхия» күләм ягыннан зур проект түгел, әмма 1.5 — 2 сәгать өчендә, тамашачы күңелләрендә, Аллага тәгаләгә шөкер, мин мөселман булып туганмын «Лә илахе иллаллах Мөхәммәди рәсүлүлләх» дип иманын яңартып китәр дип уйлыйм. Әлеге бәйрәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән кардәшләребезгә «мастер класс» буларак дәрес булыр дип уйлыйбыз. Киләчәктә Рамазан аеннан соң туган авылларына, шәһәрләренә кайтып , әлеге чараны үзләрендә үткәрсәләр, төрле төбәкләрдә яшәүче кардәшләребездә бик сөенер иде.

Фәрит Гыйбатдинов,
«Арт-мәдхия» фестивале проекты авторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*