tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 29 нчы ноябрь Татарстан байрагы рәсми рәвештә кабул ителгән көн
29 нчы ноябрь Татарстан байрагы рәсми рәвештә кабул ителгән көн

29 нчы ноябрь Татарстан байрагы рәсми рәвештә кабул ителгән көн

Татарстан дәүләт символының берсе ул аның байрагы. 1991 елның 29 нчы нояберендә, хәзерге яшел ак һәм кызыл төсләрдән торган байрак Татарстанның дәүләт советы тарафыннан официаль рәвештә кабул ителә.

Дәүләт флагы белән куллану кагыйдәләре «Татарстан Республикасының дәүләт символлары» законында күрсәтелгән. Татарстан флагының авторы Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреаты Тавиль Гиният улы Хаҗиәхмәтов .

Татарстанның  Дәүләт байрагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй байрак киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә. Байракның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Татарстан Республикасының  Дәүләт байрагының яшел төсе – язның яшеллеген, агы – чисталыкны, кызылы – дәртне, көчне, тормышны аңлата.

Мәгълүмат Wikipedia сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*