tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 30 август: TAT CULT FEST
30 август: TAT CULT FEST

30 август: TAT CULT FEST

30 август көнне, узып баручы җәйнең соңгы уикендында Казан Кирмәне территориясендә заманча татар мәдәнияте өлкәсендәге төп вакыйга —
TAT CULT FEST фестивале узачак.

Өч сәхнәдә дөньяның иң яхшы 30 татар башкаручысы чыгыш ясаячак:
— Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия),
— Энвер Измайлов (Кырым),
— Super Tatar (Финляндия-Германия),
— Aygyul (Австрия),
— АИГЕЛ (Санкт-Петербург),
— Ислам Сатыров (Ставрополь крае) һәм башкалар.

Казан Кирмәне заманча шәһәр мәдәниятенең үзәгенә әвереләчәк. Төрле локациядәрдә Казан режиссерлары һәм артистларының кинолары һәм театраль чыгышлары, яшь рәссамнарның интерактив арт-объектлары һәм махсус проектлары күрсәтеләчәк. Моннан тыш фудкорт, балалар мәйданчыгы, ял итү зонасы, әдәби ишегалды, лекторий, күргәзмә зоналары оештырылачак — активитилар яшь үзенчәлегеннән һәм заманча татар мәдәнияте белән төрле дәрәҗәдә таныш булудан чыгып әзерләнә.

TAT CULT FEST — ул өч көнлек мультиформатлы TAT CULT арт-программасының бер өлеше булып тора һәм белем бирү сессияләреннән, татар шәһәр мәдәнияте фестиваленнән һәм элеккеге туку фабрикасындагы афтепатидан гыйбарәт:
— 29/08 ЛИКБЕЗ: заманча сәнгать һәм урбанистика белгечләреннән лекция һәм остаханәләр;
— 30/08 TAT CULT FEST: Казан Кирмәнендәге татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале;
— 31/08 ГОСТ Звук & Прометей Үзәге: Россиянең алдынгы ГОСТ Звук электрон лейблының «Прометей» Үзәге катнашындагы шоукейсы. Үткәрелү урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Оештыручылар: Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казанның башка шәһәр берләшмәләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*