tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 34 ел элек 11 июньдә Г.Тукай Әдәби музее ачылды
34 ел элек 11 июньдә Г.Тукай Әдәби музее ачылды

34 ел элек 11 июньдә Г.Тукай Әдәби музее ачылды

34 ел элек 11 июньдә Г.Тукай Әдәби музее ачылды. Истәлекле көн уңаеннан Г.Тукай Әдәби музее онлайн форматта «Йолдызлы экскурсия» уздыра. Бүгенге чараның тагын бер зур сәбәпчесе бар әле. 10 июньдә Музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Әкрам улы Хәбибуллинга 70 яшь тулган булыр иде.

«Габдулла Тукай» дигәндә, һәркем Тукайдан башка тагын ниндидер бер шәхесне искә төшерә. Бу шагыйрьнең дуслары, замандашлары булырга мөмкин.

Габдулла Тукай Әдәби музее дигәндә исә, аның тарихын хөрмәтләп, Тукай белән рухланган, музейны булдырган, беренче директоры итеп билгеләнгән Госман Хәбибуллинны искә төшерәбез.

Г.Хәбибуллинны искә алу көненә әзерлек бер ел элек башланган. Истәлекләр, музей докумеетлары, аның фотоархивы, әдәби материаллар өйрәнелгән. «Россия әдәби музейлары энциклопедиясенә», «Казан утлары» журналына мәкалә әзерләнгән.

Госман Кром улының музейдагы искә алу чарасы онлайн — экскурция рәвешендә узачак. Аны галимнең хатыны Рәмзия Рәхмәтулловна, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу уздырачак.

Г.Хәбибуллинның кызлары филологлар. Һәрберсе үзенчә әтиләренең эшен дәвам итә.
Экскурцияне караучылар күпкырлы шәхеснең эшчәнлеге, Г.Тукай Әдәби музее төзелү тарихындагы нечкәлекләр белән таныша алачак.

Бары тик онлайн-экскурсия вакытында гына Госман Хәбибуллинның шәхси әйберләре, документлары, фотолары белән танышып булачак.

Экскурсияне Г.Тукай Әдәби музееның инстаграмм битендә карый аласыз: https://www.instagram.com/muztukay/

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*