tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Кадерле  милләттәшләр, хөрмәтле дуслар!

Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Әлеге көн – Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Хәзерге шартларда без федерализм, демократия принципларына таянып, үзара  ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып,  Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен  ныгытабыз.

Тарихи бергәлекне саклауда  Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның  абруе артуы илдәге татар тормышына да уңай тәэсир ясый. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре  арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы  Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*