enrutat
Баш бит / 55 ел бергә
55 ел бергә

55 ел бергә

Гомер буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованы ак фәрештәгә тиңлим. Матур ак яулыгын бөркәнеп, яшел күлмәген киеп ул, мәчеткә юнәлә яки коръән ашына бара. Бу көннәрдә Әлфия апа белән Хәдис абыйның бергә яши башлауларына 55 ел тулды. Өйдә балалар, туганнар белән матур итеп юбилейларын билгеләп үттеләр.

Матур бер кояшлы көнне Арча станциясенә Әлфия апаларга киттем. Тимер юл урамында кай тирәдә яшәгәннәрен беләм. Тик өйләрен генә хәтерләмим. Матур капкалы, чәчәкле, биек өй янына туктап, Әлфия апалар тәгаен шушында яшиләрдер, дип, кыңгырау төймәсенә бастым. Ялгышмадым. Кояштай балкып, чәчәкләр арасыннан Әлфия апа килеп чыкты. Ишегаллары чәчәктән генә тора. Шау-гөр килеп өйгә кердек. Хәдис абый да өйдә иде. Залга үткәч, күзләр өстәл өстендәге яшел тышлы Коръән китабына төште. Әлфия апаның өстәл китабы. “Коръән китабыннан күңел байлыгы, күңел тынычлыгы табам, — ди. – Коръән дәвалый кешене».

Әлфия апа Чистай районы Каргалы авылы кызы. “7 бала туганбыз, — дип сөйли. — Әти Зыятдин балалар йортында тәрбияләнгән. Шуннан ул туган авылы Каргалыга кайта. 18 яшендә өйләндерәләр үзен. Әнигә 16 яшь кенә була. Ир-атсыз гаиләдә үскән әни (әтисен сәнәкчеләр сугышында кадап үтергәннәр) башта кияүгә чыгарга каршы килә. Әни гаиләдә ир-ат булмый икән инде дип елагач, качкан урынымнан, тавык оясыннан төштем, дип сөйли иде әни. Әтинең язмышы кызыклы да, кызганыч та. Әти сугышта хәбәрсез югала. Кечкенәдән мине урындыкка бастырып җырлаталар иде.

Аккош кая барасың?
Канатыңны талдырып.
Минем әти кая китте,
Өч баласын калдырып, — дип җырлар идем.

Минем моңлы булуымны әтидән күчкән, диләр иде. Әти җырласа, елый иделәр… Сугышка киткәндә “Балам, багалмам, ятим каласың бугай”, — дип елаганы хәтеремдә”.

Әтисе сугышта хәбәрсез югала. Көннәрдән беркөнне почта ташучы хатын Зыятдиннан хат бар, дип хәбәр салмасынмы?! Бөтен авыл аякка баса. Мунчада, башларына катык сылап, юынып яткан җирләреннән кәнсәләргә йөгерәләр. Чыннан да, әтиләреннән хәбәр килгән була. Ул исән! Сөенечкә әнисе почта ташучы хатынга сарык бирә.

— Әти Брянск урманында чолганышта калып, немецларга әсирлеккә эләгә, — дип сөйли Әлфиа апа. — Германиягә озаталар, аннан – Америкага. Америкада аларны кем механизатор була, кем крестьян дип икегә бүләләр. Әти механизаторлыкка языла. Бәхете, крестьян булам дигәннәр Америкада кала, “механизаторлар» туган якларына озатыла. Әти 1947 елны кайтты.

Мәктәпне тәмамлагач, Әлфия Алабуга техникумында китапхәнәчелеккә укый. Керү имтиханнарын биргәндә тулай торакта тимер караватка китап җәеп йоклаганнары хәтерендә. Конкурс зур булса да (6:1), Әлфия укырга керә. Авылына кайтып килергә дә вакыты булмый. Ике атнага Үтәгән дигән керәшеннәр авылына эшкә җибәрәләр. “Клубта егетләр кызлар каршына килеп: “Чык инде Патый (Фатыйма), чык инде, ялындырма, шушы халык алдында мине оятка калдырма, дип биергә чакырып, и-и, кызлар белән тыпырдап биеп китәрләр иде”, — дип көлеп искә төшерә Әлфия апа.

Укуны тәмамлагач, апасының Казанга якын районга эшкә бар, дигән киңәшен тотып, Арчага эшкә кайта. Арчада, Түбән Сәрдәдә эшли. Менә шул авылда Хәдис белән таныша да инде. Өйләнешкәндә алган киң алтын балдагын Әлфия апа әле дә кия. “Гәүдәм элек ничек булган,  әле дә шундый мин”, — ди. Урта Атыга велосипед белән барып язылышалар. Арча станциясендә йорт алып, әниләрен дә үзләреннән калдырмыйча, Арчада яши башлыйлар. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген дә шул нигездә көн итәләр.

Әлфия апа үз һөнәре буенча институт тәмамлый. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дини белем ала. Ике тапкыр Хаҗга бару бәхетенә ия була. “Минем әни абыстай булган, — дип сөйли. — 11 яшьтән намаз укыган, ураза тоткан, урак урган…”. Ул кызларының да үзе кебек дини — ак юлдан китүләрен тели. “Дини киемнәрем балаларыма калса иде”, — дип тели.

Әлфия апа бала хәсрәте күргән ана. Бер кызы яшьләй чирләп бакыйлыкка күчә. Егет булып өлгергән оныгы юл фаҗигасында вафат була.

“Намаздан ләззәт табам”, — ди. Без гомер буе халыкка хезмәт күрсәткән  һәм бүген дә кеше күңелен дәвалаучы абыстай Әлфия апа һәм Хәдис абыйны юбилейлары белән котлыйбыз, балалар бәхете, тигезлек белән, авырту-сырхауларсыз гомер итүләрен телибез!

Румия Надршина, 
arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*