tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 6 июньдә рамазан ае башланды
6 июньдә рамазан ае башланды

6 июньдә рамазан ае башланды

Бу көнне мөселманнар уразага керә. Ураза Мөхәммәд Пәйгамбәр саллалаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи – Мөкәррәмәдән Мәдинәи – Мөнәвәрәгә күчкәннең икенче елында, ягъни милади белән 624 елда, һиҗринең икенче елында фарыз кылына. Уразаның фарыз булуы хакында Коръән Кәримнең “Бәкарә сүрәсе”, 183 нче аятендә: “ Ий иман китергән бәндәләр!

Сездән элек килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза сезгә дә фарыз кылынды”, – диелгән. Аллаһы Тәгалә рамазанда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Изге Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә болай дип әйтелгән: “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз”.

Сәхәр һәм ифтар вакытлары, башка рамазан аена кагылышлы мәгълүматны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан карарга була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*