tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 63 төбәк һәм 29 чит ил: Татар конгрессы чираттагы зур чараларына әзерләнә
63 төбәк һәм 29 чит ил: Татар конгрессы чираттагы зур чараларына әзерләнә

63 төбәк һәм 29 чит ил: Татар конгрессы чираттагы зур чараларына әзерләнә

2019 елның 17-20 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV форумын һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышын  оештыра. Әлеге чараларда Россия Федерациясенең 63 регионыннан (шул исәптән Татарстан Республикасыннан) һәм 29 чит илдән 660 вәкил катнашуы көтелә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында якынлашып килүче чараларга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев җавап бирде.

Чараларның программасына килгәндә алар кайбер урыннарда кисешеп тә китәләр. Мисал өчен Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Сөембикә ханбикәгә 500 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә  карау, Алтын Урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы уңаеннан, ТР Фәннәр Академиясендә В.В.Трепавловның (“Евразиянең төрки дөньясы: тарихи закончалыкларны эзләү”) лекциясен тыңлау һ.б.

Ике чараның да пленар утырышлары 18 декабрь көнне «Корстон-Казан» комплексында узачак. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумыныкы төшкә кадәр булса, Милли шура утырышыныкы төштән соң.

Шуны да искәртеп узырга кирәк, Казанга җыелган эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм татар активы өчен “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрүгә багышланган тантанада катнашу мөмкинлеге дә булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*