tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөембикә” журналына – 100 яшь
“Сөембикә” журналына – 100 яшь

“Сөембикә” журналына – 100 яшь

Хөрмәтле милләттәшебез!

«Сөембикә» журналы Сезгә таныштыр: аны әле «Азат хатын»(1991 елга кадәр журналыбыз шушы исемдә дөнья күрде) чагында ук әбиегез, дәү әниегез, әниегез алдыргандыр, яратып укыгандыр. «Сөембикә», һичшиксез, өегездә кадерле кунак булгандыр!

Бүген дә шулай булсын иде ул!

Бөтентатар хатын-кызлар журналы «Сөембикә»не хаклы рәвештә милләтебезнең йөзек кашы дип атарга мөмкин. «Сөембикә» журналы,1913 елда дөнья күргән тәүге саныннан алып, һәрвакыт халкыбыз мәнфәгатьләрен яклаучы басма булды һәм шулай булып калыр да. Чорлар алышына, илләр таркала, журналның исеме һәм тышкы кыяфәте үзгәрә, әмма аның җисеме һәм кыйбласы үзгәрешсез кала: милли рухны саклау, гаилә җылысын сүрелдермәү, бала тәрбияләү, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны яшәтү, әхлакый сафлыкны ныгыту, хак тарихыбызны барлау, хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, дөньяви офыкларын киңәйтү…

«Сөембикә»– Татарстаныбызның визит таныкламасы. Журналны бүгенге көндә дөньяның татарлар яши торган барлык төбәкләрендә дә яратып укыйлар. Кулыгызга алсагыз, аны Сез дә үз итәрсез: кемнеңдер өенә ул туган яктан сәлам булып килеп керер, берәүләрне тарихи Ватаннары белән бәйләр, якынайтыр, балаларын, оныкларын туган телгә өйрәтү өчен Әлифба ролен үтәр, сердәшкә, дуска әйләнер… Кыскасы, ул Сезнең көтеп алган, яратып укый торган журналыгыз булыр.«Сөембикә»не укучылар сафына кушылу быел 100 еллыгын тутырачак милли басмага зур бүләк тә ул!

Журнал «Роспечать» каталогына кертелгән («Почта России» каталогының «Республиканские журналы» бүлеге), аны Россиянең теләсә кайсы почмагында, БДБ илләрендә дә алдырырга мөмкин.

Индексыбыз –73002.

Тагын бер яңалык –25227индексы буенчахәзер журналга бер елга да язылып куярга була.

Бергә калыйк!

Редакциянең электрон адресы: [email protected][email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*