tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якуб Занкиев истәлегенә
Якуб Занкиев истәлегенә

Якуб Занкиев истәлегенә

Быел февраль, март, апрель айларында бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлилләр белән беррәттә якташыбыз, танылган язучы, Г.Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевны хөрмәтләп искә алдылар.

6 нчы апрельдә аның тууына 100 ел булыр иде. Язучының хәләл җефете Рәшидә апа Зәнкиеваның йортында  якын туганнары, уллары, кызлары, киленнәре, кияүләре, оныклары, күп еллар аралашып яшәгән якын дуслары җыелдылар.Һәркайсының  күңелләрендә моңсу хатирәләр уяткан очрашу мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында үтте.  Сабанак мәчете хәзрәте Шәриф Боһартдинов чарага хәер-фатыйха биреп,    шәһәр һәм район күләмендә  узган, Якуб абый Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган чараларны Аллаһы кабул итсен дип, мәрхүмнең рухына багышлап Коръән аятьләрен укыды, вәгазъ сөйләде, дога кылды..

Язучының иҗаты алдында баш иючеләр җылы сүзләр белән аны искә алдылар. Якуб абый тугрыклы, игътибарлы, ярдәмчел булганы турында педагогика фәннәр кандидаты  К.С.Садыков хатирәләре белән уртаклашты. Ветеран укытучы  Рәшидә апа  Бакиева язучының тормыш иптәше иҗат иткән “Әбием сабаклары ”- шигырьләр җыентыгыннан шигырьләрен яттан сөйләде.Г.Тукайның шигырьләрен ветеран укытучы    Асия апа Шәипова сәнгатьле укыды.

Я.К.Зәнкиев туганнарына  ярдәмчел булганын Сания апа Хәйретдинова  җылы сүзләр белән искә алды. Якуб абый оныкларының кече вакытларыннан фикердәше, сердәше, киңәшчесе булганын, аларның тормышлары, укулары белән кызыксынып яшәгәне турында  сөйләделәр.

Язучының  тормыш иптәше Рәшидә апа Зәнкиева, тормыш юлында иптәше аның таянычы, киңәшчесе, яраткан кешесе, хезмәт юлында коллегасы булып гомер иткән  елларны зур хөрмәт белән искә алды.

Якуб абый гаиләдә балаларына ышанычлы терәк, аларга үрнәк әти  булып яши. Иҗат иткән романнарында туган иленә, туган ягына, халкына  дан җырлаган язучы турында якыннары, дуслары, укучылары күңелләрендә  хөрмәтләп сакланган  якты хатирәләр белән уртаклаштылар.

Хуҗайлан авылы мәктәбендә

РCФРның атказанган укытучысы, ”Иртеш таңнары”,”Ялкында өтелгән мәхәббәт” романнар, хикәяләр, 400гә якын мәкаләләр авторы, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы , Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән сугыш ветераны, күп еллар Хуҗайлан мәктәбе директоры булып эшләгән  Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган кичә Я.К.Зәнкиев исемендәге  Хуҗайлан мәктәбендә узды.

Чарада Төмән өлкәсеннән килгән язучының укучылары, ветеран укытучылар , район хаимияте башлыгының урынбасары Марат Ихсанов, район мәгариф бүлеге башлыгы Лариса Разумова, шәһәрдән килгән хөрмәтле кунаклардан Н.П.Зольников катнаштылар.

Бу очрашуда катнашкан РСФРның атказанган укытучысы  Рәшидә Бакиева:”Якуб абый ил  язмышы, милләттәшләренең бүгенгесе, киләчәге, мәктәпләр тормышы белән кызыксынып яшәде. Себер татарларының тормышын, гореф-гадәтләрен язып дөньга безне танытты. Бу очрашуны оештыруда  күп тырышлык күрсәткән ветеран укытучыларга,  Зәнкиевлар гаиләсенә, мәктәп директоры Альбина Азисовага рәхмәтләребезне  белдерәбез. Язучының тормыш юлына багышланган эчтәлекле  экскурсия , “Үги ана”ны сәхнәләштереп күрсәтүләре дә урынлы булды. Кунаклар Якуб абый   күпкырлы талант иясе, ихлас күңелле кеше булганы турында  сөйләделәр.  Аннары  чәй табыны артында  да чыгыш ясап, әңгәмәләшеп, җылы сүзләр белән абыйны искә алдык,”-диде.

 Себер татар мәдәният үзәгендә

Я.К.Зәнкиевның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында  Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә аның якты истәлегенә багышланган очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуда Хуҗайлан, Маслово, Санниково авылларыннан коллегалары, укучылары, якыннары, аны хөрмәт иткән төрле һөнәр ияләре,  студентлар җыелган иде. Кунаклар игътибарына   «Себер иле» тапшыруларыннан Я.К.Зәнкиевның тормыш һәм иҗат юлына багышлаган кадрларны күрсәттеләр. Язучының авыр сугыш елларында да кешелекле, шәфкатьле булып калганын күрде видеоязмалардан кунаклар. Алар  үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.  Ветаран укытучылар Хәмидә Речебакиева, Рәшидә Бакиева, Клим Садыков гаҗәеп талант иясе булган, иҗаты белән сокландырган Якуб абый Зәнкиев  турында күп җылы сүзләр әйттеләр.

Якуб Камали улы Зәнкиевның иҗатына багышланган экспозицияләр буенча, мәдәният үзәгендә тарих-этнография музеен ачуда катнашкан, бу музейны булдыруда зур өлеш керткән Равилә Кутумова  эчтәлекле экскурсия үткәрде. Зәнкиевлар гаиләсе музейга тапшырган шәхси әйберләр турында кызыклы мәгълүмат бирде. Шагыйрә Галия апа Абайдуллина язучы белән танышкан, аралашкан елларны искә алып, Якуб абыйга багышлап иҗат иткән шигырен укып китте.  Очрашуда язучының гаиләсеннән  улы Нур, аның  тормыш иптәше Зәкинә ханым , оныкчыгы Лия, оныгы Динара  булдылар. Нур абый:”Әтиебез урынына карап җитди, таләпчән әти булды.”- диде. Якыннарына игътибарлы булганы турында, килене Зәкинә ханым Зәнкиева абый турында тирән, эчтәлекле чыгыш ясады. Тормыш иптәше Рәшидә апа белән уртак тел табып, сокланырлык матур гомер юлын узганнары, хөрмәткә лаеклы, горурланып сөйләрлек улларын һәм кызларын тәрбияләп үстергәннәре турында әйтеп узды.  Аннары кунаклар мәдәният үзәгенең концерт залында   “Үги ана” әсәрен сәхнәләштерелгән күренештән өзекне карадылар. Рольләрне оста башкаручылар Лариса Шәмсетдинова, Султан Насыйбуллин, Рефагать Даутов, Айгөл Корбановага, халык күңелен яуларлык тамашаны  сәхнәгә куючы Алсу Симоновага, чараны оештыручыларга тамашачылар, язучының улы Нур   рәхмәтләрен юлладылар.

                                                         Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*