tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының икенче сайлап алу чарасы Ульяновск төбәгендә була
“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының икенче сайлап алу чарасы Ульяновск төбәгендә була

“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының икенче сайлап алу чарасы Ульяновск төбәгендә була

Конкурс БТК БК, “Россия татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “Сөембикә” журналы тарафыннан “Татмедиа” агентлыгы ярдәмендә оештырыла

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татар авылларында яшәүче татар телен, милли гореф-гадәтләрен һәм тарихын, шулай ук туган төбәге тарихын белгән 20дән 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында уздырыла торган “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының беренче сайлап алу конкурсы Киров өлкәсенең Малмыж районы Конбашы авылында 26 май көнне булып, 3 кыз сайлап алынса, икенчесе 21 ноябрьдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында уздырылачак һәм анда Пенза төбәге кызлары да катнашачак. Анысына Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация барачак. Алга таба Әстерхан, Төмән өлкәләре, Башкортстан Республикасы һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә сайлап алу турлары уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Шул рәвешле, сайлап алу конкурслары Россия төбәкләрендә уздырылгач, ярымфинал Казанда үткәрелә, дөрес, киләсе елның май айлары тирәсендә генә, ә финал туры да Казанда була, ләкин көне әлегә тәгаенләнмәгән.

 

“Авыл кызы” конкурсы татар халкының милли мәдәниятенә кызыксыну формалаштыруны, тарих һәм мәдәният өлкәсендә белгечләрнең куәтен бергә туплауны, иҗади багланышларны киңәйтү һәм ныгытуны, шулай ук авылда яшь белгечләрнең тәҗрибә һәм идея уртаклашуына, илебезнең төрле төбәкләрендә тупланып яшәүче татарларның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге өчен мөмкинлек булдыруны, туташ һәм ханымнарның бай рухи дөньясын, эш сөючәнлеген, тышкы һәм эчке гармониясен пропагандалауны, татар хатын-кызының күркәм сыйфатлары аша халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтүне бурыч-максат итә.

Конкурста катнашучылар исә “Үз эшенең остасы”, “Ана мәхәббәте”, “Хатын-кыз зирәклеге”, “Бер булганнан бар да була”, “Минем туган ягым”, “Тамашачы мәхәббәте” номинацияләре буенча бәяләнә, Гран-при каралган. Финалга чыгучылар барысы да конкурс сыны-статуэткасы белән бүләкләнә, шулай ук химаячылар бүләкләре дә булырга мөмкин.

“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Россия татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “Сөембикә” журналы тарафыннан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырыла.

Искәртеп үтәбез: “Авыл кызы” I Бөтенроссия конкурсы финалы былтыр 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уздырылган иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*