tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 70 тән соң да тормыш дәвам итә яки Сикертәндә кино төшерделәр
70 тән соң да тормыш дәвам итә яки Сикертәндә кино төшерделәр

70 тән соң да тормыш дәвам итә яки Сикертәндә кино төшерделәр

Ун көн дәвамында Арча районы Сикертән авылында  кино төшерделәр. Артистлар гына түгел, бөтен авыл халкы, муеннан эшләре булуы турында онытып, шушы мәшәкатьләр белән мәш килде. Кызыксынып без дә Сикертәнгә юл тоттык. Ничек инде районда барган бу вакыйганы яктыртмый калып була? Һәр районда кино төшермиләр бит. Бәхетебезгә режиссер Нурания Җамалинең беразга гына бушаган вакытына туры килдек. “Трактор килгәнне көтә идек”, – дип аңлаттылар безгә.

Телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты Нурания Җамали безгә “Сөюләрем сине хак минем”, “Ерактагы йолдызым”, “Яңа елда бергә булыйк”, “Уеннан уймак”, “Язмышлардан узмыш юк икән”, “Җылы эзли җаннар” һәм башка татар телендәге фильмнары аша таныш. Узган ел аның “Көтелмәгән кунак” дигән фильмы дөнья күрде.

– Дөресрәге, аның беренче биш сериясе. Сикертәндә шуның дәвамын, ягъни тагын биш сериясен төшердек. Аны без “Кунак ашы – кара-каршы” дип атадык, – дип аңлатып үтте Нурания Җамали.

Режиссерга без берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Нурания ханым, кыскача гына фильмнын эчтәлеге белән таныштырып китмәссез микән?

– Лаеклы ялга чыкканнан соң да тормыш бетми, аны кызыклы итеп үткәрү кешенең үзеннән тора. Бәкер карт образы аша мин шуны күрсәтергә тырыштым. Кыскача гына эчтәлеген дә әйтеп үтәм. Беренче биш сериясендә авылда көн күрүче Бәкер карт (бу рольне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов башкара) Казанда яшәүче бай улы янына кунакка килә. Андагы бертөрлелеккә эче пошып, ул тәрбияви эш алып бара. Йорт каршына эскәмияләр ясап куя, гармунын алып чыгып, бөтен тирә-як халкын җыеп кич утырулар оештыра. Күршедә яшәүче ике әбине (Сәрия – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллина, Фәридә – Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы Фирая Әкбәрова) шәһәр карарга да алып чыга, аларның да күзләрен ача.

– Әлеге биш сериясе Сикертәндә төшерелгән, димәк, бабай авылга кайтып китә?

– Әйе, ничек көтелмәгәнчә килә, шулай кайтып та китә. Улы бүләк иткән яхшы машинада түгел, ә үзенең иске “Ока”сында. Балаларына, оныкларына, танышкан әбиләренә киңәшләр биреп хатлар язып калдыра. Юлда машинасы ватылып, җәяүләп туры умартачылыкка китә. Авылда Бәкер картны үтергәннәр икән, дигән хәбәр дә тарала. Ахырдан үзе килеп чыга. Озакламый теге әбиләр дә кайтып төшә. Танышулар, кич утырулар… Әбиләрне авыл картлары Лотфулла һәм Мирхәйдәр (бу рольләрне Татарстан һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Чаллы драма театры артисты Инсаф Фәхретдинов башкара) алып калмакчы була. Тик аларның шәһәрдә тормыш көйләнгән. Һәркемнең үз тормышы. Кайда да яшәве рәхәт, әмма өлкән кешеләрдә дә тормышка мәхәббәт, без кирәк әле, дигән әйбер булсын. Менә шуңа басым ясадык. Аннан авылдагы проблемаларны да читләтеп үтмәдек. Юллар начар, кичләрен багана башларында утлар юк, балалар аз, яшьләр эшсез, туган телләренә кадәр онытып баралар. Юк, бу авыл турында гына сүз бармый, гомумән алдык.

– Сез бик күп фильнар төшердегез. Сценарий авторы да үзегезме?

– Идея һәм тема минеке. Ә сценарийларны Халисә Ширмән белән яздык. Бу фильм Айгөл Әхмәтгалиева белән икебезнең иҗат җимеше.

–Аңлавымча, рольләрдә төрле театрлар артистлары.

– Әйе, фильмда Камал театрыннан тыш, Әлмәт театры артистлары Мәдинә Гайфуллина, Сәкинә Минһаҗева, Рамил Минһаҗев, автор-башкаручы, шушы авылда туып-үскән Фәридә Байморатова, журналист Искәндәр Сираҗи, җырчы Фән Вәлиәхмәтов, Вәис Бәйрәмов (сценарий буенча алар клубта концерт куйды һәм без аны бөтен авыл халкына күрсәттек), Татарстанның атказанган артисткасы Хәлимә Искәндәрова һәм башкалар да уйнады. Бу фильм гомумән күп кеше катнашты. Эпизодларгда (кич утыру күренешләре) авыл халкын да тарттык.

– Бу авыл сезгә нәрсәсе белән ошады һәм җитәкчеләр, авыл халкы ничек кабул итте?

– Авыл бик матур. Табигате искиткеч. Таулары да, елгасы, чишмәсе дә бар. Тигез урында гына булса, күңелле чыкмас иде. Җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов каршы килмәде, һәрчак ярдәм күрсәтеп, хәл белеп торды. Кирәк икән тракторын да, атын да бирде, ашатуны оештырды. Бу урында пешекчеләргә дә рәхмәт әйтеп китәсе килә. Сәнгатьне яраткан кеше икәне күренеп тора. Бик зур рәхмәт аңа. Авыл халкына да рәхмәтебез чиксез. Хәзер бар нәрсә акча белән исәпләнә бит. Ә биредә ул турыда оныттылар, тәмле татар ризыклары белән сыйладылар, мунчаларга кадәр ягып керттеләр. Мәктәп коллективына да рәхмәт. Ун көн буе шунда яшәдек. Без бик канәгать. Без үз чиратыбызда “Үксезләр” дигән фильмны һәм концерт күрсәттек.

– Бу фильмны кайчан күрә алабыз?

– Сентябрь аена планлаштырабыз. Бәлкем, тәкъдир итүне дә биредә үткәрербез.

Гөлсинә Зәкиева
arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*