tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мингол Галиев Ижауда мөнәҗәт әйтүчеләр белән очрашып кайтты
Мингол Галиев Ижауда мөнәҗәт әйтүчеләр белән очрашып кайтты

Мингол Галиев Ижауда мөнәҗәт әйтүчеләр белән очрашып кайтты

17 сентябрьдә Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында  республикакүләм мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә  республиканың татарлар яшәүче шәһәр-районнарында, авылларында эшләүче үзешчән ансамбльләр, милли оешмаларның җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

“Безнең үтенечебез буенча, мөнәҗәт әйтүчеләргә дөрес юнәлеш бирү, әлеге жанр белән ныграк таныштыру өчен Мингол ага Галиевны җибәрүегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аның катнашуы әлеге бәйрәм кичәсен тагын да нәтиҗәлерәк, эчтәлеклерәк итте. Мингол ага Галиевның бәйрәмдә катнашучылар белән җылы итеп аралашуы турында истәлекләр, файдалы киңәшләре күңелләрдә тирән уелып калды,” – дип яза Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка юлланган хатында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.И. Габбасова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*