tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтовага- 70 яшь!
Татар театр сәнгатенең  якты йолдызы Исламия Мәхмүтовага- 70 яшь!

Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтовага- 70 яшь!

Кабатланмас талант иясе, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Исламия Мәхмүтова 6 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә үзенең гомер бәйрәме- 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

И.Һ.Мәхмүтова

Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, сәхнәгә гашыйк кыз, 1963 елда Казанга килә һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына (элеккеге Татар дәүләт Республика күчмә театры) эшкә урнаша.

Исламия Мәхмүтова — 50 ел эчендә 100 га якын төрле пландагы саллы образлар иҗат итте. Болар: шат күңелле Смеральдина һәм җитди Беатриче (К.Гальдони “Ике хуҗаның хезмәтчесе”), байлык дип авыз суын корыткан Гөлбану (Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”), тыйнак Мария (М.Сторожева “Гөнаһлы хатын”), күп бала анасы Шамилә (Т.Миңнуллин “Без бит авыл малае”), Беатриче (В.Шекспир “Гаугалы мәхәббәт”), Шамсекамәр (М.Әблиев “Шәмсекамәр”) һәм башкалар. Ә менә Ясминә (И.Юзеев “Кыр казлары артыннан”), Койтымбикә (Н.Фәттах “Итил суы ака торур”), Ана (Ш.Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге”) һәм Кураж ана (Б.Брехт “Кураж ана һәм аның балалары”) кебек эчке яктан тирән, үтә бер төгәллек белән тудырылган образлары — Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтованы иҗат биеклегенә күтәреп, аны киң диапозонлы һәм тулы канлы, үзенчәлекле һәм профессиональ яктан югары дәрәҗәдә камил булган артистка итеп танытты.

Исламия Мәхмүтова — киңкырлы талант иясе. Ул үзен режиссерлык өлкәсендә дә, драматургия өлкәсендә дә уңышлы сынаган артистка. Хәзерге вакытта театр сәхнәсендә аның “Мәхәббәт чишмәсе” һәм “Күрәсем килгән иде…” спектакльләре зур уңыш белән бара.

50 ел дәверендә Исламия Мәхмүтова театр белән берлектә Россиянең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә дә булды. Аның иҗатына гашыйк тамашачылар Татарстанда гына түгел – Караганда, Ташкент, Бохара, Алма-Ата, Сәмәрканд, Бишкәк, Сургут, Нижневартовск, Томск, Ижау, Уфа, Мәскәү кебек шәһәрләрдә дә бихисап.

Аның турында халык язучысы Гариф Ахунов:

“Исламия Мәхмүтованың чыгышын күзәткәндә — драмтеатр сәхнәсендәме ул яки эстрадамы — сәнгатьнең аның өчен һәрвакыт олы шатлык икәнлегенә торган саен ныграк төшенә барасың” — дип язган иде.

Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова менә 50 ел инде тамашачыларны сокландырып, моңландырып, рухландырып яши. Ул үз тамашачылары күңеленә ачкыч тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендергән, шатландырган олы сәхнә остасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*