tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Госман Гибатдинов истәлегенә волейбол турниры
Госман Гибатдинов истәлегенә волейбол турниры

Госман Гибатдинов истәлегенә волейбол турниры

Яхшы кеше аз гына яшәп безнең арадан мәңгегә аерылып китсә дә, аның хакында яхшы яктан сагынып сөйләргә күп нәрсә кала. Менә шундыйларның берсе – Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылы егете физик тәрбия укытучысы Госман Гомәр улы Гибатдинов. Ул мәктәптә дистә еллап кына эшләсә дә, үзе эшләгән чорда байтак кына файдалы эшләр эшләп калдырырга өлгерде. Менә инде ничә еллар аның якты истәлеген искә алып волейбол буенча район күләмендә турнир үткәрелә. Быел да  Тукай урта мәктәбе спортзалында аның истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры булып үтте. Монда Тукай (3 команда), Урмай, Чичкан, Комсомол, барлыгы алты команда катнашты.

Турнирны Коръән сүрәләре укып Наил хәзрәт ачып җибәрде. Аны үткәрүгә киткән чыгымнарны авыл егетләре үз өсләренә алдылар. Турнирда катнашкан кунакларны мәктәп ашханәсендә тәмле татар ашлары көтә иде. Мәктәп пешекчеләре хәзерләгән аш-су һәм татар чәе кунакларның күңеленә хуш килде.

Киеренке көрәштә беренче урынны  Урмай командасы егетләре, икенче һәм өченче урынны Тукай авылы егетләре алды. Алар арасында Госман абый шәкертләредә бар иде.

Җиңүче командалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

tokaevo.ucoz.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*