tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 9-15 декабрь көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак
9-15 декабрь көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак

9-15 декабрь көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак

Бүгенге үсеш заманында яшьләр арасында интернет алып торган урын бик зур. Яшь буынның төп мәгълүмат алу чарасы булган социаль челтәрләрне игътибарсыз калдырып булмый. Бу уңайдан татар блогерларының үсеше өчен шартлар тудыру да мөһим.

9-15 декабрь көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.

Катнашучылар: татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырыла.

Мәктәптә катнашу өчен гаризаны тутыру сорала.

Гаризага сылтама: https://forms.gle/KGJ5gmzioYFgKJ3j7

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*