tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «9 рота» фильмының идея авторы Муса Җәлил турында кино төшерергә җыена
«9 рота» фильмының идея авторы Муса Җәлил турында кино төшерергә җыена

«9 рота» фильмының идея авторы Муса Җәлил турында кино төшерергә җыена

Канадада яшәүче сценарист, продюсер һәм режиссер Искәндәр Галиев Муса Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган фильм төшерергә әзерләнә. Бу мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы үзе раслады.

«Җәлилчеләр темасы миңа бик кызыклы, мин аның белән 10 ел шөгыльләнәм. Сугыш әсирләре һәм хәбәрсез югалганнар буенча Россия-Америка комиссиясе составында буларак, Россиянең генә түгел, Вашингтон архивларында да булдым. Минем әзер киносценарием бар», – диде Искәндәр Галиев.

Проект авторы кино төшерергә барысы да әзер булуын белдерде, әмма киносценарий, кастинг һәм финанс чыганаклары турында мәгълүмат бирмәде. Искәндәр Галиев үз командасының Татарстан яки татар дөньясы өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен кызыклы фильм төшерә алачагына ышана. «Татарстанның ярдәм итүенә-итмәвенә карамастан, фильмны төшерергә тырашачакбыз», – диде ул.

  • Кино продюсеры һәм киносценарист Искәндәр Галиев тумышы белән Түбән Камадан. Ул 1987-89 елларда Әфганстанда хезмәт иткән. «9 рота» фильмының идея авторы һәм фәнни консультанты булган. Торонтода яши.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*