tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 98 яшьлек академик Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты
98 яшьлек академик Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты

98 яшьлек академик Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасе, Россия дәүләт гуманитар университетының профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов Мәскәү татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты. Чараны Мәскәү татарлары “Штабы” оештырып, авыз ачу мәҗлесенә башкаланың татар хәрәкәте ветераннарын җыйды.

Ифтар мәҗлесе “Ветераннар эстафетаны яшьләргә тапшыра” девизы астында узды. Шуңа ифтарга ветераннар гына түгел, ә татар автономияләре, оешмалары, студентлар клублары рәисләре, активистлары җыелды. Шулай ук мәҗлестә академик Илдар Үтәмешев, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр һәм башкалар да катнашты.

Татар “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев билгеләп үткәнчә, буыннарның ныклы бәйләнеше һәм рухи ныклыгы татар халкы үсешенә зур йогынты ясый. Өлкән буын яшьләргә традицияләрне, тәҗрибәне тапшыра алса, татар хәрәкәте уңышка ирешәчәк, дип саный Рөстәм Ямалеев.

«Мәскәүдә татар хәрәкәте сугыштан соңгы елларда яңарып китә. Безгә аларның эшен лаеклы дәвам иттерергә кирәк. Мәскәүдә мәрхүм Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендә яңадан Сабантуйлар оештырыла, кичәләр үткәрелә башлый. Шулай итеп данлыклы “Ватан” хәрәкәте оеша. Без бу легендар хәрәкәт белән хезмәттәшлек итүебезгә горурланабыз” -, диде Рөстәм Ямалеев.

Шулай ук Мәскәү татар автономиясе вәкиле, 90 яшьлек татар аксакалы Әхмәт Галимов та яшьләргә мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында Әхмәт Галимов Мәскәү татарлары тарихын да сөйләп китте. Ахырда Мәскәү татарларының рухи яңарыш кичерүен, мондый ифтарларның уздырылуына шатлыгын белдерде.

Әйтеп узылганча, ифтарның төп кунагы 98 яшьлек галим Әгъдәс Борһанов булды. Аның сүзләренчә, ифтар Мәскәү татарларының бердәмлеген күрсәтә һәм өлкән буынга эшләргә, яшәргә көч бирә, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*