tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абсолют батыр Башкортстаннан, ә “Lada Granta” Азнакайда калды
Абсолют батыр Башкортстаннан, ә “Lada Granta” Азнакайда калды

Абсолют батыр Башкортстаннан, ә “Lada Granta” Азнакайда калды

23 июнь көнне Татарстан Республикасының Азнакай районында Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерүче чираттагы II Ык буе авыллары Сабан туе узды. Узган ел әлеге бәйрәм тәүге тапкыр  Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында оештырылган иде.

Сабантуйның иң популяр ярышларының берсе булган ат чабышларында иң җитез атларны һәм аларның җайдакларын ачыкладылар. Быел чабышта йөзгә якын ат катнашты. Ат чабышының приз фонды 300 мең сум тәшкил итте.

Сабантуйның йөзек кашы булган көрәш бәйгесендә абсолют батыр исеменә Башкортстанның Туймазы районыннан Айнур Сартаев лаек булды.  Сабан туе батыры тәкә белән бүләкләнде. Ә Татарстан Республикасы Президенты бүләге – “Lada Granta” автомобиле һәр үлчәү категориясендәге җиңүчеләр арасында җирәбә тарту юлы белән уйнатылды. Нәтиҗәдә Президент бүләге Азнакайдан Ирек Йосыповка насыйп булды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әйтүенчә, Сабантуйда 20 меңгә якын кеше катнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*