tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ачык университет һәм Татар китабы йорты Татар әдәбияты курсына чакыралар
Ачык университет һәм Татар китабы йорты Татар әдәбияты курсына чакыралар

Ачык университет һәм Татар китабы йорты Татар әдәбияты курсына чакыралар

Беренче татар университеты Ачык университет пандемия башланганнан бирле беренче офлайн курс тәкъдим итәләр – “Татар әдәбияты. Борынгы чордан – Яңа заманга” курсы.

Лекцияләр һәр атна пәнҗешәмбе һәм җомга 17:00 Татар китабы йортында (Островский урамы, 15) узачак.

Беренче лекция – 28 гыйнвар 17:00. Икенчесе – 29 гыйнвар 17:00. Беренче һәм икенче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп ага Миңнегулов укыячак.

Темалары:

  • “Кыйссаи Йосыф” – татар әдәбияты таҗы;
  • Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;
  • Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;
  • Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.

Урыннар чикле. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Теркәлү өчен сылтама.

Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация күтәрү таныклыгы тапшырыла.

Элемтә өчен контакт: Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе, проект менеджеры Зөһрә Вилданова 89376180409.

Белешмә. 

Ачык университет  – татар телендә белем бирү курслары,  кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк. Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*