tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ачык университет” проекты үз эшен онлайн форматта дәвам итә
“Ачык университет” проекты үз эшен онлайн форматта дәвам итә

“Ачык университет” проекты үз эшен онлайн форматта дәвам итә

“Ачык университет” – кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге, татар телендә онлайн форматта өстәмә белем бирү мәйданчыгы.

Бүгенге көндә univer.tatar порталында 8 төрле юнәлеш буенча өстәмә белем алу курслары урнаштырылды, шулай ук курсларны эшләүдә катнашкан мөгаллимнәр турында мәгълүмат, видео материаллар һәм фәнни мәкаләләр базасы тупланды. Әлеге курсларны актив узучы төбәкләр географиясен дә билгеләп утәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча 867 кеше теркәлеп курсларны узганнан соң сертификат алып чыкканнар, шулай ук Башкортостан Республикасыннан да 479 теркәлүче кеше, шулай ук актив теркәлүчеләр санында Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе халкы.

Ачык университет проекты үз эшен онлайн форматта дәвам итә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Ачык университет һәм Lenar Wealth Management оешмасы яңа курсны тәкъдим итәләр: “АКЧА БЕЛЕМЕ: ШӘХСИ ФИНАНСЛАР ТУРЫНДА КУРС”

Әлеге курс акча белән дөрес эш итәргә, финанс пирамидаларны ачыкларга, инвестицияләр ясарга өйрәтә.

Курс кем өчен: үзенең матди хәлен яхшыртырга теләгән һәр кешегә.

Нәрсә өйрәнәсең: керем-чыгымны дөрес барлау, нык валюталар, “куркынычсызлык мендәрен булдыру, финанс максатлар дөрес кую, шәхси финанс планын булдыру.

Курста 10 дәрес (2,5 сәгать). Курсны тәмамлаучыларга сертификат тапшырыла.

Сайтта бүгенге көндә 8 онлайн курс урнаштырылган:

  1. Каһаннан алып Казан ханына кадәр
  2. Заманча татар мәдәнияте
  3. PostХанлык (Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы)
  4. «Мөгаллим» – татар телен укытуның заманча алымнары
  5. СөйләмSkills – ораторлык осталыгы
  6. Гаиләдә татарча мохит
  7. Татар дизайны: файдалы материаллар
  8. “Акча белеме” – шәхси финанслар турында курс

Курсны үтү өчен:

  1. Univer.tatar сайтында аккаунт булдырырга кирәк. Уң якта “керү” кнопкасы бар, шунда басарга һәм “аккаунт булдырыйк” бүлегенә керергә;
  2. Курслар исемлегеннән кирәкле курсны табырга һәм “башларга” дигән кнопкага басарга;
  3. Лекцияләр видео форматта куелган. Һәр модульдән соң тест биремнәре бар;
  4. Курсны үтеп бетергәч электрон сертификат тапшырыла. Квалификация күтәрү өчен документ кирәк булса, [email protected] электрон почтасына языгыз.

Элемтәләр өчен контакт: Проект менеджеры, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе – Зөһрә Вилданова, 89376180409.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*