tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Африкадан килгән шоумен Оливье: “Татарның дәртле җырларын яратам”
Африкадан килгән шоумен Оливье: “Татарның дәртле җырларын яратам”

Африкадан килгән шоумен Оливье: “Татарның дәртле җырларын яратам”

Әстерхан шәһәрендә яшәүче Аллу Франк Оливье Япо татарларның токмачлы ашы белән кыстыбыен да бик ярата икән. Соңгысын ул пешерергә дә өйрәнгән. Ул пешергән кыстыбый искитмәле тәмле була, ди хатыны Гөлназ. 

Алар Әстерханда танышып гаилә кора. Гөлназ – Башкортстан татары. 2007 елны Башкорт дәүләт педагогика университетын тәмамлагач, Әстерханга килә һәм инглиз теле укытучысы булып эшкә урнаша. Оливье Әстерханга Көнбатыш Африкадан ук килгән. Әстерхан дәүләт техник институтында укыганда ук берничә якташы белән “Афрошоу” дигән төркем оештыралар һәм туйларда чыгыш ясый башлыйлар. Африка биюен биеп, француз телендә җырлаган егетләрне күп бәйрәмнәргә чакыралар. Гөлназ белән танышып гаилә коргач, хатыны аңа татар һәм казах җырларын өйрәнергә тәкъдим итә. Җырларын гына түгел, шул телдә сөйләшү теләге дә барлыкка килә аңарда. Казах телен махсус курсларга йөреп, ә татарчаны хатыны Гөлназдан өйрәнә. Татарчаны яхшы гына аңлый да, сөйләшергә генә авыррак, ди ул. Казах һәм татар телендәге җырларны башкара башлагач, туйларга чакыручылар да арткан.

Оливьеның иң яраткан җырчылары – Айдар Галимов белән Элвин Грей. Ул аларның шактый җырларын яттан белә. Айдар Галимов белән бер сәхнәдә “Эх, алмасы” җырын да башкарган.

Оливьеның ашларга бик исе китмәсә дә, татарның токмачлы ашын рәхәтләнеп ашый икән. Хатынының әнисе пешергән бәлешне дә  бик ярата. Кыстыбыйны исә үзе пешерергә өйрәнгән.

Гөлназ белән Оливье кызлары Сәмирә белән уллары Марсельгә иптәшкә өченчегә кыз көтәләр икән.

Дилбәр Гарифуллина
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*