tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Агыйдел”ләр Ростовта
“Агыйдел”ләр Ростовта

“Агыйдел”ләр Ростовта

Ростов өлкәсендә 17 меңнән артык татар яши. Моннан тыш тугандаш башкорт халкы да бар. Ике халыкны берләштерүче “Якташлар” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Оешма җитәкчесе Марсель Рәсим улы Бәдгутдинов. Ул Татарстанның Лениногорск районы Әби авылыннан.

Татарстанның Актаныш районында иҗат итүче “Агыйдел” дәүләт ансамбле Ростовтагы “Якташлар” татар һәм башкорт оешмасы чакыруы буенча килеп шыгрым тулы залга концерт куйган. Ростовта яшәүче милләттәшләребез бу матур чарага бик озак әзерләнгәннәр.Алкышларга күмгәннәр. Ә “Агыйдел” дәүләт ансамбле бу җирлектә яшәүче милләттәшләребезгә халкыбызның затлы биюләрен, җыр-моңнарын бүләк иткән.

Гомумән Ростов өлкәсендә татарларның бик бай тарихы бар. Чыгышлары белән аларның күбесе Пенза якларыннан.  Гомумән Ростов өлкәсендә татарларның бик бай тарихы бар.  Муса Бигиев та шунда яшәгән бит.  Мөфтиләре Җәгъфәр хәзрәт та Урта Әләзәннеке.

Хәбәр итүләренчә, яңа гына “Туган як” дигән газета чыгара башлаганнар.Газета рус телендә.

Аларның алда тагын бер зур эшләре тора. “Якташлар” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы 12 май көнне узачак милли бәйрәмебез Сабантуена әзерлек эшләре белән мәшгуль.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*