tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак Барс Аэро” самолетлары Казаннан Әстерханга һәм Белгородка оча
“Ак Барс Аэро” самолетлары Казаннан Әстерханга һәм Белгородка оча

“Ак Барс Аэро” самолетлары Казаннан Әстерханга һәм Белгородка оча

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе маршрут челтәрен киңәйтә. 25-нче гыйнвардан башлап, компания “Казан-Белгород” яңа рейсын (чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә) ача.

“Ак Барс Аэро” матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шимбә көннәрендә Казаннан очып китү 12.40 сәгатькә, Белгородка килеп төшү 14.25 сәгатькә билгеләнгән. Белгородтан кире Казанга очу 21.25 сәгатьтә, Татарстан башкаласына сәфәр 22.25 сәгатьтә тәмамлана.

Белгородтан пассажирлар Калининградка китә ала. Авиакомпания самолетлары Белгородтан Калиниград шәһәренә 15.15 очачак, кире Калининградтан очу 17.15 сәгатькә билгеләнгән.

Чәршәмбе көннәрендә Казаннан Белгородка очу 1.20 сәгатьтә, Белгородта самолет 3.05 утыра. Белгородтан Казанга 9.45-тә, Татарстан башкаласында 11.30 сәгатьтә була дигән сүз.

Шулай ук дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Казаннан Әстерханга рейслар ачылган.

Әлеге рейслар җәдвәле 25-нче гыйнвардан башлап 29-нчы мартка кадәр гамәлдә.

Казан мэриясенең рәсми порталы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*