tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак Барс” хоккейчылары матчка Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп чыга
“Ак Барс” хоккейчылары матчка Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп чыга

“Ак Барс” хоккейчылары матчка Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп чыга

“Ак Барс” “Яшел дерби”да Габдулла Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп уйнаячак. 2019-2020 еллар сезонында “Ак Барс” “Салават Юлаев”ка каршы “Яшел дерби”ның барлык матчларын махсус формада үткәрәчәк. Бу хакта “Ак Барс” клубының матбугат үзәге хәбәр итә. 

Альтернатив уен свитеры Татарстан флагы, республиканың гербына туры килгән алтын окантовка һәм “Яшел дерби” логотибы белән тулыландырылган. Форманың якасы эчендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Бер татар шагыйренең сүзләре” шигыреннән “Күкрәк биреп каршы торам” сүзләренең тәрҗемәсе төшерелгән.

Шигырь юллары “Яшел дерби”ны бөтен ил буйлап күзәтүче тамашачылар өчен тәрҗемә ителгән – татар телендә сөйләшмәгән җанатарларның күбесе Тукай иҗаты белән таныша алачак, ди  “Ак Барс” клубының маркетинг проектларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Станислав Прудников.

“Яшел дерби” өчен форманың дизайнны эшләгәндә, без Уфаның клубы белән матчларның аерым статусын ассызыкларга теләдек. Без үз республикабыз, тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән горурланабыз һәм “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” арасындагы көрәшнең Татарстан халкы өчен мәдәни кодка әверелүенә шатланабыз”, – диде ул.

Форма бозда 19 октябрьдә сезонның беренче “Яшел дерби”сында тәкъдим ителәчәк – Мәскәү вакыты белән 14:30да “Ак Барс” Уфада “Салават Юлаев”ка каршы уйнаячак. Регуляр чемпионатта командалар барлыгы алты уен уздырачак, аларның берсе Давоста узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*