tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак Барс» уенчысы үзенең ничек ураза тотуы турында сөйләде
«Ак Барс» уенчысы үзенең ничек ураза тотуы турында сөйләде

«Ак Барс» уенчысы үзенең ничек ураза тотуы турында сөйләде

Казан «Ак Барс»ның 27 яшьлек уенчысы Альберт Яруллин мөселманнар өчен изге Рамазан аеның ничек үтүе турында сөйләде.

«Мин сезгә Рамазан аен ничек үткәрүем турында сөйлим. Иртән сәгать 11гә кадәр йоклыйсың, аннары үз эшләрең белән шөгыльләнәсең, ә 16да тренировка башлана. Беренче тапкыр 19:30 тирәсендә ашарга мөмкин. Аның каравы, бер стакан суның кадерен белә башлыйсың. Икенче кичке аш якынча уникенче яртысыда була. Бу – минем динем, мин ислам таләп иткән бөтен нәрсәне үтим», — дип сөйләгән Яруллин «Спорт-Экспресс»ка.

Уенчы сүзләренә караганда, хоккей аңа дини йолалар кылырга комачауламый. Хәтта уеннар вакытында да.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*