tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак Барс»ның ике татар хоккейчысы КХЛның иң яхшы уенчылары рәтенә керде
«Ак Барс»ның ике татар хоккейчысы КХЛның иң яхшы уенчылары рәтенә керде

«Ак Барс»ның ике татар хоккейчысы КХЛның иң яхшы уенчылары рәтенә керде

Һәр сезоннан соң Континенталь Хоккей Лигасы елның иң-иңнәрен сайлап, аларга махсус премия бирә, тантаналы рәвештә котлый. Ләкин бу елны сезон алдан бетү сәбәпле, КХЛ регуляр чемпионатына гына карап иң яхшы уенчыларны бүләкләргә булган. Нәтиҗәләрне КХЛ үзенең сайтына куйды.

Шулай итеп, 2019/2020 иң яхшы капкачысы булып Тимур Билаловны сайлаганнар. Үзенең җиңүе турында ул: «Бу минем җиңүем генә түгел, ә команда җиңүе. Без бергәләп яхшы сезон үткәрдек, Көнчыгыш конференциясен җиңдек, Россия чемпионатларының озын коры серия рекордын куйдык. Әйе, формаль рәвештә рекорд миңа язылган, әмма дөресен әйткәндә, бу бар команданың уңышы», — диде.

«Ак Барс» хоккей клубының тагын бер хоккейчысы КХЛ премиясенең җиңүчесе булды. Артем Галимов сезонның иң яхшы «новичогы» дип билгеләнде. Ул: «Дөресен генә әйткәндә, Лига мине иң яхшысы итеп сайлар дип уйламаган идем. Беренче чиратта, «Ак Барс»ның тренерлар штабына рәхмәт әйтәсем килә, алар яшь уенчыларга югары дәрәҗәдә уйнау мөмкинеге бирә. Партнёрларга бозда һәм аннан тыш ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Әлеге сезон минем өчен КХЛда беренче булды», — дип әйтте һәм шуңа өстәп, гаиләсенә һәм җанатарларга рәхмәтен белдерде.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*