tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак чәчәкләр» фильмының премьерасына чакырабыз
«Ак чәчәкләр» фильмының премьерасына чакырабыз

«Ак чәчәкләр» фильмының премьерасына чакырабыз

5 сентябрь көнне Казан XI халыкара мөселман киносы фестивале «Родина» кинотеатрында тамашачыларга төрек режиссеры Хәсән Кырычның «Йөрәкләр кушылуы» фильмы белән ачылачак.

Фестиваль исә «Ак чәчәкләр» кинокартинасы белән ябыла. Татар режиссеры Ренат Әюпов төшергән бу фильм Габдрахман Әпсәламовның «Ак чәчәкләр» романы басылуга 50 ел тулуга һәм РФда Әдәбият елына багышлана. Аның премьерасын шулай ук «Родина» кинотеатрында 10 сентябрь көнне күрергә мөмкин булачак. Фильмны, параллель рәвештә, берничә залда күрсәтү планлаштырыла.

Фестивальнең параллель программалары кысаларында, 6 сентябрь көнне шул ук кинотеатрда режиссер, сценарийлар авторы Эльёр Ишмөхәммәтов тарафыннан төшерелгән «Кадак» («Гвоздь») фильмын тамаша кылырга мөмкин булачак. Махсус күрсәтүдән соң тамашачылар белән очрашуга «Любовь и голуби» фильмында төп геройны уйнаган һәм фестивальдә күрсәтеләчәк кинокартинада төшкән актер Александр Михайлов чакырулы.

5 сентябрь көнне «Мир» кинотеатрында Кирилл Плетневның «Настя» фильмы презентацияләнә. 6 сентябрьдә исә актер Алексей Воробьев тамашачыларга үзенең беренче режиссерлык эшен — «Папа» кыска метражлы фильмын тәкъдим итәчәк.

10 сентябрьдә «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексындагы «Киномакс» кинотеатрында «Америка тәме» («Вкус Америки») фильмын тәкъдим итү чарасын уздыру ниятләнә. Анда актер Семен Стругачёв килер дип планлаштырыла.

Фестиваль кысаларында «Ислам һәм мәгърифәтчелек» (Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда), «Югославиядән соң» («Тандем»дагы «Киномакс» кинотеатрында), «Регион. ру» (Татарстан Халыклар дуслыгы йортында) параллель программалары да тәкъдим ителәчәк, диелә оештыручылар хәбәрендә.

Сылтама: tat.tatar-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*