tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак чәчәкләр»   Ульяновскийда
«Ак чәчәкләр»   Ульяновскийда

«Ак чәчәкләр»   Ульяновскийда

«Яңа Гасыр» телеканалы төшергән “Ак чәчәкләр” киносы Казан шәһәре һәм Татарстан районнары буйлап узганнан соң, республика чикләрен үтеп башка төбәкләргә чыкты. Ульяновск шәһәрендә  әлеге фильмны карар өчен билетлар ике көн эчендә сатылып беткән иде. Илле ел эчендә барлыгы  биш миллион тираж  белән 20 тапкыр   басылып чыккан

Бу көнне татар мәдәният үзәгенә төркем-төркем булып килүче тамашачыларның кулларында яраткан артистларына дип кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре иде. Кызганчыка каршы, байтагына билетлар да җитешмәде. Фильм күрсәтеләчәк мәдәният үзәге хезмәткәрләре белдергәнчә, мондый ажиотаж күптән булмаган. Димәк, халык татар телендәге кинога сусаган.

Ульяновск татар мәдәният үзәге фойсында бу көнне “Ак чәчәкләр” фильмын төшерү мизгелләрен чагылдырган фоторәсемнәрдән күргәзмә оештырылган, ә залның нәкъ уртасына кадерле бер ядкарь сыман Габдрахман Әпсәләмовның 1989 нчы елда 100 мең тираж  белән басылып чыккан “Ак чәчәкләр” китабы куелган, янында ак чәчәкләр ята.  Әсәр беренче тапкыр басылып чыгуга, халык арасында шулкадәр популярлаша ки, алтмышынчы еллар уртасында Казанның “Заря” кондитер фабрикасы хәтта “Ак чәчәкләр” дигән торт та чыгара башлый.  Роман  бу чор кешесе тормышына ниндидер бер зур вакыйга булып килеп керә.                                                        

“Ак чәчәкләр” не бүген дә, кем әйтмешли бер сулышта  яратып  укыйлар. Яшьләр аны мәхәббәт романы буларак кабул итсә, өлкәннәр исә яшьлекләрен сагынып, шул еллардагы иске Казан, аның тыныч урамнары һәм  тар тыкрыклары буйлап узган шау-шулы студент елларын кабат хәтердә яңарту өчен укый.

    Заманында татар китаплары арасында Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы  иң зур тираж белән дөнья күргән әсәрләрнең  берсе була. Илле ел эчендә ул 20 тапкыр басылып чыга. Уйлап кына карагыз, ул китапларның гомуми тиражы  5 миллионны узып китә. Шуның өстенә роман 1970 нче елда  2 миллион 200 мең  тираж белән чыгучы “Роман-газета” да рус телендә чыга, төрле телләргә тәрҗемә ителә. Аны өйдә һәм китапханәләрдә генә түгел, автобус,трамвайларда да кулдан-кулга йөртеп укыйлар.

Фильмны караганнан соң тамашачылар  аны эшләүчеләр һәм анда уйнаучы актерлар белән дә очраштылар. Семберлеләр күптән көтелгән “Ак чәчәкләр”не шулкадәр җылы кабул иттеләр, алар сәхнәгә чыгучы һәр артистны аягүрә басып алкышлады. Һәр нәрсәне белеп калырга,  күршедән яисә эштә генә ишетеп кайткан  сүзне үз колагы белән ишетергә яраткан Сембер тамашачысы кино артистларына сорауларны яудырдылар гына                                                      

Очрашуга килгән тамашачының “Киләчәктә нинди татар киносын күрү бәхетенә ирешербез” дигән соравына җавап биреп фильмның продюссеры Миләүшә Айтуганова –Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын фильм итеп күрәсем килә диде. Димәк, әле алда безне яңа фильмнар, яңа очрашулар көтә.

                                                                          Рамис Сафин ,Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*