tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак каен” ансамбле өлкә мәдәният министрлыгы грантына ия булды
“Ак каен” ансамбле өлкә мәдәният министрлыгы грантына ия булды

“Ак каен” ансамбле өлкә мәдәният министрлыгы грантына ия булды

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле, үзешчән сәнгать коллективлары бәйгесендә катнашып, өлкә мәдәният министрлыгы грантына ия булды.
“Бу бик вакытлы ярдәм. 500 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнарын яңарту өчен тотачакбыз. Ә Камышлы районы администрациясе яңа читекләр сатып алырга вәгъдә итте”, — дип шатлыгы белән уртаклаша ансамбль җитәкчесе Наил Галимуллин.
Үзешчән сәнгать коллективлары бәйгесе “Иҗади кешеләр” федераль проекты кысаларында 2024 елга кадәр ел саен уздырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*