tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» берләштерә
«Ак калфак» берләштерә

«Ак калфак» берләштерә

Түбән Новгород өлкәсененеӊ Пилнә районы Петрякс мәктәбендә урнашкан авыл китапханәсендә татар хатын-кызларының район “Ак калфак” оешмасы утырышы булып үтте. Анда район оешмасы эше белән идарә итүче, Пильнә район администрациясенең бүлек җитәкчесе Надирә Абдулганиева, Петрякс больницасы баш врачы Алсу Җәфәрова, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова, тәрбияче Сания Адиатуллина, Петрякс авыл китапханәсе мөдире Кәримә Адиатуллина һәм Мочали авыл китапханәсе мөдире Рамилә Низаметдинова катнаштылар. Анда без өлкә “Ак калфак” оешмасы планлаштырган эшләр белән танышып, аларда актив катнашырга кирәклеге турында фикер алыштык.

Районара “Нижгарбикә” конкурсы һәм татар хатын-кызларының II җыены сентябрь-октябрь айларында уздырылыр, бу турыда, әлбәттә, хәбәр итәрбез әле. Ә анда чаклы “Нижгарбикә” конкурсының район этапларын уздырырга кирәк. Бу эшне март-апрель айларында эшлисе иде, чөнки аннары бакча эшләре башлану сәбәпле вакытыбыз тыгыз булыр. Пилнә районында да бу чараны апрельдән калмый уздырырга кирәк булыр дип килештек.

Надирә Абдулбәровна төп эшенең тыгызлыгы һәм ул җитәкләгән Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы рәисе буларак, анда да күп игътибар таләп ителү сәбәпле, район “Ак калфак” оешмасын җитәкләүдән азат итүне үтенде. Әлбәттә, оешма эшеннән якта калмас ул, ә “Ак калфак”ны биредә хәзер Әлфия Аймалетдинова җитәкләр дигән фикергә килдек.

Бүтән кызыксындырган мәсьәләләргә дә тукталып үттек, тулаем алганда, кызыклы гына һәм нәтиҗәле утырыш булды.

Хөрмәтле ханымнар, туташлар, алмайлар, эшлисе эшләребез күп, иң мөһиме – эшләгәнебезне күрсәтә белик, моның өчен нинди генә чара оештырсагыз да, “Туган як”ка белгертегез, без аны яктыртып чыгарбыз, ә өлкә, районара “Ак калфак” оешмалары ягыннан мөмкин бул­ганча ярдәм итәрбез. Уңышлар сезгә, бергә булыйк!

Наилә ЖИҺАНШИНА,

 «Ак калфак» районара кураторы,

«Туган як» газетасы җаваплы сәркатибе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*