tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” безнең лицейда!
“Ак калфак” безнең лицейда!

“Ак калфак” безнең лицейда!

Кукмараның “Ак калфак” оешмасы рәисе Зөмәрә Нихатовна Җиһаншина тәкъдиме белән Кукмара поселогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда әле шушы көннәрдә генә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм 8,11нче сыйныф кызларын берләштергән “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Ул 20 кешене берләштерә.

“Ак калфак”ның беренче утырышында оештыру эшләре каралса, икенче утырышы татар милли ризыклары эзерләү буенча мастер-класс итеп үткәрелде. Аны “Ак калфак” вәкилләре Фәттахова Рәфилә һәм Мостафина Суфия ханымнар үткәрде. Алар укучыларга гөбәдия һәм кыстыбый пешерү серләрен ачтылар. Мастер-класста кызлар чәй табыны әзерләү,кунак кыстау кебек халкыбызның матур гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.

Киләсе мастер-класста кызлар калфак тегәргә өйрәнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*