tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”: “Исемең матур – кемнәр куйган”
“Ак калфак”: “Исемең матур – кемнәр куйган”

“Ак калфак”: “Исемең матур – кемнәр куйган”

Ак калфак” татар хатын-кызларының  иҗтимагый оешмасы район бүлегенең  шушы көннәрдә узган утырышының көн тәртибенә бер мәсьәлә– 2017 нче елда башкарылачак  эшләрне планлаштыру кертелде. Агымдагы ел хатын-кызлар оешмасының Татарстандагы Биектау районы авылларында уздырган эчтәлекле актив эше белән истә калыр. Хәзер оешма киләсе елны тагын да нәтиҗәлерәк итү уйлары белән яши.

Утырышның әле күптән түгел үткәргән чараларны тикшерүдән һәм анализлаудан башлануы бер дә очраклы түгел. Мәсәлән, октябрь азагында Алан-Бәксәр авыл җирлегендә “Көзге муллык – табын күрке” дигән тематик кичә-конкурс оештырылган иде. Әлеге бәйрәм чарасын “Ак калфак” иҗтимагый  оешмасының  район бүлеге һәм Алан-Бәксәр авыл җирлеге оештырды. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллинаның “Ак калфак” район бүлеге әгъзасы булып торуын һәм авылда гына түгел, районда да күп кенә кызыклы гамәлләрдә башлап йөрүен билгеләп үтү дә урынлы булыр. 26 нчы октябрьдә авыл клубына татар милли ризыкларын әзерләү осталары һәм күп төрле милли ризыкларыбызны әзерләүнең бәя биреп бетергесез алымнарын сакларга, өйрәнергә һәм киләсе буыннарга тапшырырга омтылучылар җыелды. Бу кичне өйрәнерлек һәм  сокланырлык әйберләр, чынлап та, бихисап күп булды. blyuda1

Зур табын күз салуга ук авыз суларын китерерлек хуш исле тәмле бәлешләр, төрледән-төрле сумсалар, пәрәмәчләр, кош теле, чәк-чәк, коймак, эремчек шәңгәсе, кыстыбый, пәхләвә, икмәк һәм башка бик күп ризыклардан сыгылып торды. Һәр хуҗабикә дә үзенең ризыгын ничек әзерләве турында сөйләде, яшь хатын-кызлар белән серләрен уртаклашты.

“Ак калфак” район бүлеге рәисе Гөлсинә Шакирова җыелучыларга милли гореф-гадәтләрне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Татар хатын-кызларының авыллардагы “Ак калфак” оешмалары  активлыгы белән  милли ризыклар бәйрәме районның башка авылларында да узды. Якындагы көннәрдә  авыл мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә Әниләр көненә багышланган тематик кичәләр, конкурслар һәм концертлар узачак. Дөбьязда ул, мәсәлән, “Һәрвакыт булсын кояш”  дигән исем белән узар.

“Ак калфак” район бүлеге рәисе Гөлсинә Шакирова киләсе елда  балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә эшне активлаштырырга киңәш итте. Әйтик, шул ук милли ризыклар, халыкның гореф-гадәтләре  һәм йолалары белән балаларны да таныштыру. Исем-фамилияләрнең нидән килеп чыгуы балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә, яшьләрне дә кызыксындырыр. Менә шул чакта безнең арада күңелсез яңгырый торган исемле кешеләр булмас иде. “Исемең матур – кемнәр куйган” дигән сүзләргә тирән мәгънә салынган. Әби-бабайларыбыз исемне нәкъ менә шуннан чыгып кушканнар да инде.

Киләсе ел башында шундый исемле тематик чара уздыру планлаштырыла. Анда авыл мәчетләре имамнары да катнашыр. Ни дисәң дә, бүген яңа туган сабыйларга исем кушу йоласы алардан башка гына узмый. Республика территориясендә яшәүче халыкларның бишек җырын өйрәнү дә әлеге теманың дәвамы булыр. Урнашкан күркәм гадәт буенча “Ак калфак” февраль аенда Туган тел көнен оештыруда һәм уздыруда да катнашыр. Мәмдәл авыл җирлегендә  шушындый кичәләр уздыруда уңай  тәҗрибә тупланды.  Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова хатын-кызлар оешмасына милли музыкаль мәдәният чыганаклары – мөнәҗәтләрне өйрәнә башларга киңәш итте. Районыбызда җыр байлыгына караган хәзинәләрне саклаучы өлкән яшьтәге апалар бар. Безнең бурыч – аларны өйрәнү,  халык арасында кулланылышка кертү.

Соңгы елларда мәктәпкәчә балалар оешмаларында  милли тәрбиягә зур игътибар бирелүе күңелле күренеш. Шөгыльләр, чараларны ике телдә уздыру  матур гадәткә әверелә бара. Татар балалары гына йөри торган түгел, башка бакчаларда да милли өс киемнәре, йорт җиһазлары, музыка кораллары куелган почмаклар барлыкка килә. Боларның барысы да балаларда милли үзаң тәрбияләүгә, мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә булышлык итсен иде, дип теләргә генә кала.

Айрат Гыйниятуллин фотосы
Разия АБЗАЛОВА, “Ак калфак” район бүлеге әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*