tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак Калфак Киров өлкәсендә
Ак Калфак Киров өлкәсендә

Ак Калфак Киров өлкәсендә

Татар халкы борынгыдан килгән йолаларга ифрат бай. Бу бәйрәмнәр халыкның акыл һәм горурлык үсеше нәтиҗәсе. Йола – бәйрәмнәр халыкның эстетик, әхлакый йөзен ачуда, тарихи эволюциясен күзәтүдә бәһасез әһәмияткә ия. Еллар–гасырлар узган саен, борынгы дини ышануларга, йолаларга нигезләнеп оешкан бәйрәмнәр сәнгати югарылыкка ирешеп, бүгенге көндә дә актив кулланылалар.

Шушы матур йолаларны, гореф –гадәтләрне, саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү өстендә тагын да ныграк эш башкару максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Ак Калфак” Бөтендөнья хатын – кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова һәм информацион – аналитик Идарә хезмәткәре Гөлүсә Низаметдинова Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Урта Шөн авылында булып кайттылар. Шушы матур районда яшәүче татар хатын–кызлары, укучы балалар белән очрашып бу өлкәдә дә яшь бүлекчә барлыкка килде.

“Ак Калфак” Конгресс эчендә оешкан, татар хатын – кызлары белән эшләүче оешма. Безнең төп бурычыбыз татарларны җыеп, чынбарлыгыбызга кире кайтару, халкыбызның киеме, теле аша татарны чит илләрдә, чит җирләрдә таныту.

“Телне югалту тиз, әмма кире кайтару бик авыр, шуны онытмасак иде. Зур эшләр башкарып була, моның өчен бары тик теләк кирәк, үз телеңне ярату кирәк” – дип сүзгә кушылды Бөтендөнья татар конгрессының шушы җирлектәге җитәкчесе, эшмәкәр Рәүф Хәлим улы.

Укучы балалар телгә багышлап шигырьләр сөйләделәр, музыкаль тукталышта математика укытучысы, шагыйрә, баянда уйнаучы талантлы ханым Зөлфә Габделхак кызы Фәйзетдинова сүзләренә язылган җыр башкардылар.

Түгәрәк өстәл яңа оешкан “Ак Калфак” бүлекчәсенә җитәкче сайлау белән дәвам итте. Бертавыштан Шәмсия Нурмөхәммәт кызы Хәлимова билгеләнде.

Очрашу бик җылы рухта узды. Районның төрле авылларыннан килгән кунаклар Шөн мәктәбендә эшләп килүче музей белән таныштылар, анын никадәр бай, тирән эчтәлеккә бай икәнен күрделәр.

Ә безнең Ак Калфагыбыз юлын дәвам итте…

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*