tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы Чиләбедә “Нәни энҗеләр” бәйгесе финалында катнаша
“Ак калфак” оешмасы Чиләбедә “Нәни энҗеләр” бәйгесе финалында катнаша

“Ак калфак” оешмасы Чиләбедә “Нәни энҗеләр” бәйгесе финалында катнаша

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы вәкилләре «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасына «Татар кызы. Нәни энҗеләр» бәйгесен оештыру үзенчәлекләре буенча семинар үткәрде.

Бүген, 1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә Чиләбе шәһәрендә «Татар кызы. Нәни энҗеләр» өлкә бәйгесенең финалы була. Бәйге программасы кич белән С.Прокофьев исемендәге Концерт залында үтәчәк. Бу вакыйгага Татарстан һәм Россия төбәкләрендәге «Ак калфак» оешмаларыннан да кунаклар килде.

«Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, кечкенә татар кызлары өчен милли конкурсларны татарлар яшәгән һәр төбәктә уздыру максаты тора. «Балага милли тәрбияне бик кечкенә вакыттан бирергә кирәк. Чиләбе өлкәсендә 7-10 яшьлек балаларны катнаштыралар. Минемчә, 5 яшьтән, ягъни бакча яшеннән башлау мөһим. Быел без Казанда 5-7 яшьлек балалар белән «Татар кызчыгы» бәйгесен үткәрдек. Мондый бәйгеләр балага милли гореф-гадәтләребезне сеңдерә. Ана теленә, милли мәдәнияткә мәхәббәт уята. Балаларга гына түгел, ә ата-аналарга да тәрбия чарасы ул», – диде Кадрия Идрисова.

Семинар Чиләбе Татар конгрессы бинасында үтте. Татарстанның атказанган укытучысы, Чиләбенең М.Җәлил исемендәге 81нче урта мәктәбендә эшләүче Сания Шевченко сөйләгәнчә, «Нәни энҗеләр» бәйгесен татар телен оныта барган яшь буынны милли тамырларга кайтару максатыннан 2013 елдан уздыра башлаганнар.

«Чиләбе өлкәсендә 240 мең татар яши, аларның 80 меңе Чиләбедә. Бигрәк тә шәһәрдә татарлар телне югалта. Мин үзем балаларга татар теле дәресләре бирәм. Бу бәйге балаларның язмышында зур роль уйный. Чиләбе Татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова оештырып җибәргән «Татар кызы» һәм «Нәни энҗеләр» бәйгеләре Чиләбе өлкәсе татарларының милли тормышын җанландыруга зур өлеш кертә», – диде Сания Шевченко.

«Нәни энҗеләр»нең оештыру эшләре турында тәфсилләбрәк итеп оештыру комитеты әгъзасы Татьяна Капитонова сөйләде. «Бәйгене беренче тапкыр 2013 елда уздырган идек, 2015-2016 елларда үткәрми тордык, ләкин гаиләләр үзләре мөрәҗәгать итә башлады. Чөнки бу гаилә бәйрәме, аны әзерләүдә бөтенесе – әти-әниләр, әби-бабайлар, район да көч куя. Нәтиҗәдә «Нәни энҗеләр» быел дүртенче тапкыр уза, бәйгедә өлкәнең инде бик күп шәһәр-районнарыннан нәни кызлар, быел барлыгы 13 финалист катнаша. Шушы еллар эчендә 50 нәни кыз финалга җитте», – диде Татьяна Капитонова.

Балалар татар теле дәресләре укудан тыш, аш-су, милли кул эшләре осталыгында, спорт ярышларында көч сынаша. Сынаулар өч-дүрт айга сузыла. «Оештыруда химаячеләргә, дәүләт грантларына таянабыз», – дип ассызыклады Татьяна Капитонова.

Семинар кысаларында Чиләбе өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы кул эшләреннән мастер-класслар да бирде. Октябрьск районыннан Эльмира Рюб сүзләренчә, Чиләбе хатын-кызлары Казанга «Ак калфак» оешмасы үткәргән милли кул эшләре һәм милли аш-су осталыгы мастер-классларына даими йөреп тора. «Хәзер үзебез дә Чиләбе өлкәсендәге бөтен районнарга чыгып, шундый ук дәресләр бирә башладык. Күрше Курган өлкәсенә дә барырга планлаштырабыз», – диде ул.

«Милләтнең баганасы булган гореф-гадәтләребезне кайтару мөһим. Милли киемсез калдык, ана телсез калып барабыз, татарлар нәселе череп-таркалып барганын аңламый. Гореф-гадәтләребезнең асылын аңлатырга кирәк. Балалар күңеле ак кәгазь», – дип белдерде семинарда чыгыш ясап Кадрия Идрисова.

Лилия Гаделшина

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*