tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” та кунакта – гимназия кызлары
“Ак калфак” та кунакта – гимназия кызлары

“Ак калфак” та кунакта – гимназия кызлары

Бүген, 10 нчы апрель көнне,  Бөтендөнья татар конгрессында Казан шәһәре 12 нче татар кызлар гимназиясе укучылары  “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия  Рәис кызы белән  очрашты.

” Конгресска килеп керүгә җылылык, татар дөньясы киңлеге ачылды, без үзебезнең   татар булганлыгыбызга горурланып куйдык”,  – ди укучылар. Килешләренә кайнар чәй   булуы да түгәрәк өстәл артында сөйләшүне тагын да  җанландырды.

Бу очрашуны оештыруны укучы кызлар үзләре сорап алдылар. Бик күп сораулар, тәкъдимнәр әзерләгән иде алар.

Кадрия ханым кызларга хатын –кызның гаиләдәге роле, катнаш никахлар, балага исем кушу турында бик күп мәгълүматлар бирде. Эстетик матурлык, зәвыклылык турында сөйләде. Халкыбызның инде онытылып барган йолаларына тукталды, аларны яңадан тергезү кирәклеген ассызыклады.

“Татарлыгыбыз  белән горурланып яшик, милли киемнәребезнең атрибутикаларын булса да  йөртергә тырышыйк, киләчәк буыннарга да гореф – гадәтләребезне, йолаларыбызны  җиткерсәк иде. Гаиләдә тәртип хатын – кыздан тора, гаиләләребез тыныч булса, киләчәгебез дә бәхетле булыр” – дип тәмамлады сүзен Кадрия Рәис кызы.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*