tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре – Саба районында
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре – Саба районында

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре – Саба районында

Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Саба районына сәфәр кыла. Биредә, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, “Төп нигез” исеме астында күчмә утырыш үтәчәк.

Программада район мәдәният йортында күргәзмә белән танышу, Саба районы турында видеофильм карау, Шәмәрдән бистәсенә бару, анда “Җинү паркы”нда районда җитештерелгән чималлар белән танышу,​ “Йөрәк авазы” әдәби-музыкаль күренеш​не карау, “Утар” балалар йорты эшчәнлеге белән танышу, анда ​​​​ тәрбияләнүче балалар катнашында концертны тамаша кылу каралган. Бүгенге көн «Сабантуй» комплексында сәхнәләштерелгән “Кияү мунчасы”, “Орчык өмәсе” йолаларын ​​ карау, кунакларның үзләре катнашында Сабан туе белән тәмамланачак.

18 июль көнне, ​“Төп нигез” темасы буенча Сабада Фиргать һәм Гөлсинә Галимуллиннар гаиләсендә булу, Кызыл Мишә авылында Гаттаровлар гаиләсе белән танышу көтелә. Кызыл Мишәдә кунакларга мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә милли рухта тәрбия эшчәнлеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук, делегатлар Кече Шыңар, Югары Симет , Шекше, Явлаштау авылларына барачак. Миңгәр авылында делегатлар артист Шәүкәт Биктимеровның төп нигезе, музее, китапханә белән ​​​танышачак.

19 июльдә Саба мәчетендә «Васыятьнамә» – Җәлил хәзрәт вәгазьләрен ​​​​тыңлау, Лесхоз авылында Урман музеена, Кыңгыраулар музеена, Бөтенроссия селекция орлыкчылык үзәгенә сәяхәт, Лесхоз мәдәният йортында пленар утырыш көтелә.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*