enrutat
Баш бит / «Ак калфак» Тукай җирендә
«Ак калфак» Тукай җирендә

«Ак калфак» Тукай җирендә

Тукай районы «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итте. Өч көн дәвамында «Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт» исемле чираттагы күчмә утырышка Франция, Латвия, Белоруссия, Казахстан илләреннән, Россия төбәкләреннән, республика районнары һәм шәһәрләреннән 150 хатын-кыз килде. Делегация районның данлыклы тарихы, танылган шәхесләре белән таныша. Тукай районы күпмилләтле. Биредә һәр халык үз гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклап яши. Зур индустриаль шәһәр яны районы булса да, авылларыбыз татар халкының бай мирасын саклап, яшь буынны тәрбияләүдә аларга таянып яши. Тукайлыларның бөтен дөньяга күрсәтер, танытыр милли хәзинәләре дә җитәрлек.

«Ак калфак» оешмасы бөтен дөньяның алдынгы фикерле хатын-кызларын берләштерә. Оешманың республика районнарында, Россия төбәкләрендә күчмә утырышлар уздыруы матур гадәткә әверелде. Быел моның өчен Тукай районын сайладылар.
Татар җәмәгатьчелеген районның бай тарихы кызыксындыра. Әле аны ныклап өйрәнәсе бар.

Бүгенге көндә Тукай районында 41 меңнән артык кеше яши. Шуның 73 процентын татарлар тәшкил итә. Районда 23 авыл җирлеге, 88 авыл бар. Тукайлылар хезмәт сөючән, тырыш, авыл җанлы, кунакчыл халык.

Делегацияне район башлыгы Фаил Камаев каршы алды. Ул гүзәл затларга районга игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.

– Тукай районы дигәч, күп кеше аны Яр Чаллы шәhәре белән бәйли. Бу – шәhәрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен оешкан район. Бездә гаҗәеп уңган-булган халык яши. Бүгенге көндә республикада җитештерелгән итнең 34 проценты безгә туры килә. Авыл хуҗалыгы, җитештерү, эшкәртү сәнәгате үсештә. Ә бу күрсәткечләр турыдан-туры халыкның социаль хәлендә, көнкүрешендә чагылыш таба. Районда бер-бер артлы мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учаклары төзелә, яңартыла. Димәк, районыбызның, авылларыбызның киләчәге өметле, – диде үз чыгышында Фаил Камаев.

«Ак калфак» вәкилләре беренче булып Теләнче Тамак авылы белән таныштылар. Күпләргә бу җирлек элеккеге Ворошилов районының үзәге, сәүдәгәр Хәлфиннар нәселе, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исеме аша таныш.

Авыл мәктәбендә кунакларны милли киемнәрдә, ачык йөз белән, татлы чәкчәк белән каршы алдылар. «Ак калфак» утырышына килүчеләрне авылның легендасы Нурми Шәрипов турындагы истәлекләр белән таныштырдылар. Бу чарада мәктәп укучылары, ветераннар катнашты. Шунда ук шәҗәрәләр күргәзмәсе дә эшли.

– Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үткәненең, халкының кадерен белә. Шушы җирлектә туып, яшәп танылган сәүдәгәр Хәлфиннарның нәсел агачын төзегәннәр. Бу бит никадәр белем, хезмәт сорый! Ә файдасы күпме! Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның гаилә шәҗәрәсен дә карадык. Бик кызык. Әлеге күргәзмәдә хәтта бер нәселнең 48 буынын берләштергән шәҗәрә дә бар, – дип тәэсирләре белән бүлеште Киров өлкәсеннән килгән Шәмсия Хәлимова.

– Бүген безне Тукай районы җыйды. Искиткеч яхшы каршы алдылар. Иртәннән коеп яуган яңгыр да кәефне төшермәде. Милләтебезнең йөзен, асылын саклауда Тукай районы үрнәген өйрәнү бик кирәк, – дип фикерен уртаклашты Балтач районыннан Гөлнара Гарипова.

Газизә һәм Рамил Бикташевлар да һәр урында үзләрен ачык йөз белән каршы алуларын, авылларның матурлыгын, юлларның төзеклеген, басуларның җәйрәп ятуын билгеләп үттеләр.

Теләнче Тамактагы икенче тукталыш – картлар һәм инвалидлар йорты. Биредә кунакларга көтмәгән очрашуның шаһите дә булырга туры килде. «Ак калфак» вәкиле монда күптән күрмәгән танышын очратты. Бу күренеш барлык кунакларның күңелен кузгатты.

– Районда өлкәннәргә карата тирән ихтирам күрсәтә беләләр. Күренеп тора, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче әби-бабайлар канәгать, өс-башлары бөтен. Безне биредә эшләп килүче кулинар мәктәп тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Анда һәркем үзенең яраткан ризыгын әзерләүдә катнаша ала икән. Биредә хатлар язышу, шул рәвешле психологик ярдәм күрсәтү ысулы да гамәлдә. Минем башка төбәкләрдә мондый тәҗрибәне күргәнем юк иде әле. Өлкәннәрнең кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүе дә игътибарга лаек. Иҗади остаханәдә һәркем үзен сынап карый ала, – дип бу җирлектә алган тәэсирләре белән бүлеште Ульяновск өлкәсеннән килгән Илүсә Коломак.

Ә менә Ютазы районының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина райондагы сөйләм теленә аерым игътибар биргән.

– Балаларның саф татарча сөйләшүенә сокландым. Укытучылар, ата-аналар бу эшне югары дәрәҗәдә куйган. Әлбәттә, бу бик куанычлы, – ди ул.

– Тукайлылар җыр-моңга бай, талантлы халык икән. Табигате гүзәл, кырлары мул, – дип өсти Латвиядән килгән Мәрзия Биксәнтәева.

Алдынгы татар хатын-кызлары арасында Франциядән килгән кунак Ирена Сәфәргалиева да бар. Ул оста каләм иясе, журналист. Ирена тарихи Ватаныбыздан читтә яшәсә дә, татар теле язмышы өчен бик борчыла. Татар телен саклыйсы иде. Моңа бар көчебезне куярга кирәк. Илнең киләчәге милли телдә белем алган, илен, халкын сөйгән балалар кулында. Аларга да йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәтик, тарихыбыз турында сөйлик, күңелләрендә милләтебез белән горурлык хисләре уятыйк, дип тели Ирена.

Кунаклар арасында хөрмәтле кунак – җырчы Зөһрә Сәхәбиева. Ул бүген Тукай районына кергән Салих Тукай авылында туып үскән. Бүген мәшһүр җырчы туган җирендә хисләнеп, тәэсирләнеп йөри. Балачагыма кайткандай булдым, районыбыз өчен горурлык кичерәм, ди.

– Мин Салих Тукай мәктәбендә, Иске Дөреш, Теләнче Тамак авылы мәктәпләрендә белем алдым. Бу авыллар миңа шулкадәр кадерле һәм якын. Әле һаман да сагынып яшим. Өй артыннан өйне, күрше-тирәне искә төшерәм. Шөкер, монда кайтырга насыйп булды. Теләнче Тамак элек нинди иде? Мин укыганда ике катлы агач мәктәбе бар иде. Аннары авыррак балаларны укыту үзәге, кибетләр белән тулы бер урамы, мәдәният йорты… Теләнче Тамак элек тә мәгърифәт үзәге иде, шөкер, хәзер дә шулай икән, – ди Зөһрә ханым.

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Теләнче Тамакта балалар өчен тернәкләндерү интернат-мәктәбендә мастер-классларда да катнашты. Ә кичен аларга Түбән Суыксу мәдәният йортында үзешчәннәр Флорид Бүләковның «Туй күлмәгем соңгы бүләгем» спектаклен күрсәтте.

Әлеге дөньякүләм чара тагын ике көн дәвам итәчәк. Кунаклар Яңа Бүләк авылында мәшһүр җырчы Илһам Шакировның музее белән танышачак, Иске Абдулда яңартылган хәрби-патриотик музей ачылу тантанасында катнашачак. Моннан тыш, Боерган, Иштирәк, Биклән авылларында истәлекле очрашулар көтә.

tukai-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*