tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” вәкилләре Санкт-Петербургта милләттәшләребез белән очрашкан
“Ак калфак” вәкилләре Санкт-Петербургта милләттәшләребез белән очрашкан

“Ак калфак” вәкилләре Санкт-Петербургта милләттәшләребез белән очрашкан

Лаеш районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез белән очрашу оештырган. Түгәрәк өстәл янында Петербург хәзрәте белән берлектә, онытылып барган гореф-гадәтләрне яңарткан һәм хәзерге көндэ күп кенә әти-әни, әбиләрне борчыган мәсьәлә – балага исем кушу темасын кутәреп чыккан .

“Ак калфак” оешмасы житәкчесе Кадрия Идрисова “Тәрбия баскычлары” дискын күрсәтеп, күп кенә мәгьлүматлар житкереп, кунелле генә кичә оештырганнар.

Меңләгән чакырым ара үтеп, Лаеш районы “Ак калфак” оешмасы вәкилләре милләттәшләребезнең саф матур итеп сөйләшүләренә сокланып, бөек шагыйребез Тукай әйткәнчә – жырлары да, моңнары да, сөйләмнәре дә нәкъ безнеңчә, Казанча, дип горурланып кайтканнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*