tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   «АК КАЛФАК»  яңа уку елын башлады
  «АК КАЛФАК»  яңа уку елын башлады

  «АК КАЛФАК»  яңа уку елын башлады

Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе каршында унынчы ел эшләүче  “Ак калфак”  татар хатын-кызлары  оешмасының гарәп графикасында  укырга-язарга һәм Корән серләрен өйрәнү  курслары атнада үзенең чираттагы яңа уку елын башлап җибәрде. Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр арасында 7 яшьтән алып 75 яшькә кадәрле булган милләттәшләребез бар.

Әле апрель азагында гына   “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының  гарәп графикасында укырга-язарга һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү курсларында чираттагы чыгарлыш кичәсе булып узган иде. Ул чакта  аны 32 укучы тәмамлады. Быел тагын  25 кеше килгән.

Дини укулар 1Гомумән алганда, тугыз ел эшләү дәверендә әлеге курсларны 129 кеше тәмамлаган.   Дини сабак алырга  шәһәрдән генә түгел, ә  өлкәнең  авыл-районнарыннан да йөреп укучылар байтак.  Ерак дип тормаганнар, быел  хәтта 120 чакрымдагы Яңа Малыклы районыннан да килгәннәр.

35 ел җитәкче урыннарда эшләгән Роза ханым Әйзатуллова да берничә ел буе монда килергә икеләнеп йөргән.

Розалия Минкинаны исә күршесе мондагы дәресләрне күреп китәр өчен генә алып килгән була, бүген исә ул инде икенче сыйныф укучысы.

Курсларның җитәкчесе Асия ханым Мөлекова белдергәнчә, дәрселәргә әти-әниләре, әби-бабайларына ияреп сабыйлар да килә икән.

Кышкы бураннарга, көзге яңгырларга да карамыйча, бу ханымнар  өч ел дәвамында һәр шимбә һәм якшәмбе  көннәрендә шәһәрнең үзәк мәчетенә килеп, ислам дине нигезләрен, гарәп гарфикасында укырга һәм язарга өйрәнәчәкләр.

Әйтергә генә ансат бит, укырга килүчеләр арасында   инде 70 яшьтән узганнар да бар.

Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә язылганча, белем алырга беркайчан да соң түгел. Булачак шәкертләр алында чыгыш ясап Казандагы Россия ислам универститеты укытучысы Ренат Мозаффаров та бу хакта ассызыкларп узды.

Дәресләрне башлап җибәрү танатансында чыгыш  ясап,  өлкә мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов “Биредә утырган хатын-кызлар бу курсларга шәкерт булып киләләр,  ә тагын өч елдан исламны тирән белүче абыстайлар булып чыгачаклар”,- диде һәм динебезне башкаларга да ирешетерергә чакырып укуда уңышлар теләде.

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*