tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” зур эшләргә алына
“Ак калфак” зур эшләргә алына

“Ак калфак” зур эшләргә алына

“Ак калфак” оешмасының әле агымдагы ел башында гына оешкан Буа (Татарстан) бүлекчәсе хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә кыйммәтләрен, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау өстендә зур эшләр башкарырга җыена. Киләчәккә планнар аның туган якны өйрәнү музеенда узган “Гомерләр заяга узмасын” дип исемләнгән тәүге җыенында билгеләнде.

— Очрашуыбызның музейда үтүе тикмәгә генә түгел, чөнки әлеге бинада безнең тарихыбыз, күңел җәүһәрләребез саклана. Хезмәт-кәрләр исә милли мәҗлес уздыру идеясен күтәреп алдылар, үз бүлмәбез булганчы оештыру сөйләшүләре өчен биредә җыелуыбызга каршы түгелләр. Рәхмәт аларга. Ә без – аккалфаклылар еш күрешербез, бүген башлаган эшебезне дәвам итәрбез,- дип сүзен башлады бүлекчә җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова. Шулай булуына шик юк – чарада катнашкан Буа җирлегендә яшәп иҗат итүче сәнгать хезмәткәрләре, дини белем бирүчеләр, укытучылар, социаль, медицина өлкәсе вәкилләре, кул эше осталары, күп балалы, яшь әниләр чәй өстәле артындагы сөйләшүдә бик теләп фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр, проблемаларны барладылар. Урында ук аларны чишәргә ярдәм итәрдәй чаралар уйлап табылды, аларны үткәрүдә җаваплылар билгеләнде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимованы сабыйларына мәгънәле, кү-ңелгә ятышлы татар исемнәре кушучы гаиләләрнең аз булуы борчый. Гәрчә хезмәткәрләр бу өлкәдә аңлату эшләре алып барсалар да. Бу максатта балаларына исем куштыручылар катнашында ЗАГС бүлегендә “Исем кушу” йоласы үткәрергә килештеләр. Китапханәләрдән китап алып укучы балаларның санын ишәйтүгә юнәлтелгән чарада әби-әниләр онык-балаларына берәр әсәр укырга тәкъдим итеп, аларның эчтәлеген башкаларга да җиткерергә тиеш булачаклар. Моңа үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалы мөдире Резеда Җамалетдинова алынды. “Кендек бәйрә-ме”, “Аулак өй”, “Сәламәтлек һәм тәмле ашлар”, “Татар гаиләсе”, “Татар егете”, “Татар кызы” дип исемләнгән, кул эшләрен, милли ризыкны тәкъдим итүгә, шәҗәрә төзүгә багышланган кичәләр дә оештырылачак. Алар бөтенесе, һичшиксез, социаль яклау идарәсе начальнигы Ләйлә Камалованың авыр гаиләләрне туры юлга бастыру теләген дә тормышка ашырырга булышачак. Шөкер, андыйлар үрнәк алырдай гаиләләребез дә күп. Шуларның берсе – Әлки авылыннан өч бала әнисе Светлана Шакирова очрашуга килеп, бала тәрбияләү серләре белән уртаклашты.

Тәтеш ягында туып, Буада үскән хатын үзе рус милләтеннән, 1997 елда татар егетенә кияүгә чыгып, мөселман динен кабул иткән. Бик матур, тату гомер кичерәләр, балалары укуда, спортта уңышлары белән сөендерәләр. Әти-әниләре аларның омтылыш-гамәлләрен хуплап, ярдәм итәләр, һәр эшне киңәшләшеп башкаралар. Светлана балаларына әби тәрбиясе өчен каенанасына да рәхмәтле. Буа мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Амишева да дини тәрбия алган балалар белән проблемалар азрак булуын әйтә. Монда бер шатлык та бар – мәдрәсә белән күршедә мөселман балалар бакчасы төзеләчәк.

Беренче җыен булгач, бүлекчәнең оештыру моментлары да күз уңында иде бу көнне. “Ак калфак”ның эмблемасы, визиткасы сайланды. Алда аның гимнын, үз сайтын булдыру, анда барлык яңалыкларны урнаштырып бару тора. “Ак калфак” әгъзалары һәр очрашуга берәр милли ризыгыбызны әзерләп килергә тиешләр. Бүгенге очрашуның символик ризыгы “Ак калфак” торты иде. Киләсендә бәлеш булачак дип килешенде. Киемнәрдә милли орнаментлар булу да хупланачак, аларны пропагандалау да аккалфаклылар алдындагы бурычларның берсе.

Менә шундый җитди ниятле, максатлы кичә үзе бик җылы атмосферада узды. Ул Фәния Исхакова, Әлфия Галимова, Гөлгенә Галәветдинова, Гөлнур Айзетуллова, Гүзәл Мөлекова башкаруында җырлар, мөнәҗәтләр, шигырьләр, Әлфия Амишева укуында догалар белән үрелеп барды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп коллективы спектакльдән өзек тә күрсәтте. Бүләкләр дә бирелде. Гөлнур Айзетуллова музейга нәселенең хатын-кызлар ягыннан буыннан-буынга күчеп килгән 200 еллык киндер сөлге, әнисенең әбисе чиккән эскәтерне, Светланага Төркиядән кайткан юл догалары китабын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*