tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лар Арча районының төрле авылларында булып кайтты (ФОТО)
“Ак калфак”лар Арча районының төрле авылларында булып кайтты (ФОТО)

“Ак калфак”лар Арча районының төрле авылларында булып кайтты (ФОТО)

Арчада “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә үтырышы үтә. Чара Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышына багышланган.

Кичә “Ак калфак”лар Габдулла Тукайның туган авылы – Кушлавыч авылында булды. Анда алар “Мулла чишмәсе” ачылышында катнашты. Аннары хатын-кызлар өч төркемгә бүленеп, төрле авылларда булды.

Беренче төркем Урта Курса авыл җирлеген “айкап чыкты” – Сарай Чокырча авылы чишмә буенда “Су юлы” фольклор күренешен, “Татар халык ашлары”ннан күргәзмәне, “Алма бакчасы” театраль-ләштерелгән күренешен карады, Урта Курса авылында “Мөхәммәдвафа” мәчетенә керде, авыл тарихын чагылдырган фольклор күренешне карады. Сеҗе авылы җирлегенең Гөберчәк авылына барды – биредә М.Мәһдиев музее белән танышты, “Урак уру” фольклор күренешен, “Ипи пешерү” күренешен карады.

Икенче төркем Яңа Кишет авылы җирлегенә барды.Яңа Кишет авылы мәдәният йорты янында “Кунакларны каршы алу” фольклор күренеше тәкъдим ителде, шулай ук хатын-кызлар татар халык ашлары, кул эшләре күргәзмәсе белән тынышты, өйрәтү дәресләрендә катнашты.  Шулай ук “Ак калфак”лар Симетбаш авылында “Нурислам” мәчетендә булды,  “Онытылмасын гореф-гадәтләр” фольклор коллектив чыгышын карады, “Нурислам чишмәсе”нә сәяхәт кылды. Хәтнә авылында исә “Петр һәм Павел” чиркәве белән танышты, “Изгеләр чишмәсе”нә барды.

Өченче төркемне Ташкичү авыл җирлеге каршы алды. Кунаклар Ташкичү мәктәбендә Ш.Мәрҗани тарихы һәм музее белән танышты, татар өе, милли ризыклар, сөт ризыклары, кул эшләре күргәзмәсе, шәҗәрә тарихы, китапханәне карады, “Өммегөлсем” фольклор коллективы тарафыннан “Кода каршылау” фольклор күренеше, Ташкичү авыл хужалыкларында Сабантуйга күчтәнәч җыю күренеше (йомырка җыю) куелды. Ташкичү мәчетендә гүзл ханымнар авыл, мәчет тарихы белән танышты, аннары “Мәрҗани чишмәсенә барды, “Өммеголсем” фольклор коллективы “Чишмә буенда кер чайкау” – фольклор күренешен тәкъдим итте. Соңыннан  өченче төркем дә Хәтнә авылында булып кайтты. “Петр һәм Павел” чиркәве, “Изгеләр чишмәсе”ндә булды.

Көн азагында “Ак калфак”лар бергә җыелып район мәдәният үзәгендә “Җидегән чишмә” Арча халык театры тарафыннан куелган “Балакайларым” спектакле белән хозурланды.

“Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы бүген дә дәвам итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*