tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лар Кистемдә
“Ак калфак”лар Кистемдә

“Ак калфак”лар Кистемдә

“Ак калфак”лыларның Удмуртиянең Бализино районы Кистемдә эшләре дәвам итә. Кунакларны башта мәктәптә каршыладылар, анда авыл музее урнашкан һәм ул борынгы экспонатларның  байлыгы белән шаккатыра.

Ике бүлмәдә авылга нигез салынган чордан алып тарих тасвирлана. Ә Кистем авылына  тарихи документларда күренгәнчә  1678 елда искә алына. Авылда борынгы мәчет сакланган, янәшәдә яңасы салынган. Мәктәптә татар теле фән буларак укытыла. Кунакларны шаккатырганы – нәсел шаҗәрәләре булды, Кистемдә күпчелек халык Касимов фамилиясен йөртә. Бер ырудан чыккан кешеләр һәм алар бер-берсен туган саныйлар.

Мәктәптә, мәчеттә булганнан соң кунаклар авыл мәдәният йортында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән тарихи-музыкаль тамаша карады. Чаралар иртәгә Ижауда дәвам итә.

Фәнзилә Сәлихова

Кистем, Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*