tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак калфаклы ханымнар Такталачыкта
Кунакларны тарихи бакча янында каршы алу
Кунакларны тарихи бакча янында каршы алу

Ак калфаклы ханымнар Такталачыкта

Сәяхәт республикабыз тарихына, мәдәниятына, сәнгатенә бик күп күренекле шәхесләр биргән Такталачык авылыннан башланып китте. Иң беренче нәүбәттә кунаклар фаҗигале язмыш иясе, легендар шәхес, режиссер, бөек трагик Татарстанның халык артисты Мөхтәр Мутин урамында булып, алар нәселе склепларын саклаган тарихи бакчага зиярәт итте. Ханнар затыннан булган Мутиннарның гаилә шәҗәрәләре белән танышып, нигез урынында шәхескә элмә такта ачу тантанасында катнашты. Тантанага Мутиннар нәселеннән шактый кунаклар җыелган иде. Иң өлкәне – 93 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Миркасыйм абый Сәлимгәрәев. Алар исә Мөхтәр Мутин турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Роберт Мутин

Роберт Мутин

Мутиннар нәселенең дәвамчысы булган Роберт Мутин  абыйсы турындагы кызыклы истәлекләре белән уртаклашты. Район тарихчысы  Йосыф абый Хуҗин исә Ибраһим Сәләхов белән очрашулары, язучының Мөхтәр Мутинны үз күзләре белән Колымада күргәннәре хакында сөйләгәннәрен безгә дә җиткерде. “Мөхтәр Мутин таза, мәһабәт гәүдәле егет булган, – дип фикерләрен тезеп китте Йосыф абый. – Менә ул хәлсез эштән кайта. Егыла. Каравылчылар көлеп карап торып аны этләрдән талаталар. Мескен мәрхүм башын саклый. Аннан Мөхтәрне хастаханәгә салалар. Ләкин савыга алмыйча 1941 елның 22 июньдә җан бирә. Белешмәдә үлүнең сәбәбе – витамин җитешмәгәнлек дип язылган була. Ибраһим Сәләхов шушы фаҗигале язмышлы вакыйганы  күрә һәм “Колыма хикәяләре” әсәрендә чагылдыра”.

Мутиннарның тантанага җыелган туганнары искә алганча, күпчелек Мутиннар репрессиягә һәм раскулачиваниегә эләккәч фамилияләрен үзгәртергә тиеш була. Аларга Мутиннарның балалары, оныклары икәнлекләрен электән яшереп йөрергә туры килә, чөнки әйтергә

М.Мутинның туганнары

М.Мутинның туганнары

кушмаганнар. Мутиннарның нигезләре урынында 1932 колхоз балалары өчен ял лагеры төзелә һәм соңгарак ятимнәр өчен балалар йорты булып үзгәртелә. Сугыш еллары чорында Ленинграддан блокада балалары, башка ятимнәр җыеп алынып барлыгы 70 мең ятим  бала шушы йортта тәрбияләнә.

Әлеге бакчаны саклап кала алган һәм чистартып карап тоткан өчен Ак калфак” район оешмасының Такталачык бүлекчәсе җитәкчесе Дилария Гайсина җирле идарә җитәкчелегенә, коррекцион мәктәпкә, бигрәк тә аның җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен белдерә.

Авыл җәмәгатьчелегенең киләчәктә шушы урында башка күренекле шәхесләргә дә элмә такталар булдырып аллея ясау ниятләре бар.

Такталачыктагы Мәгариф үзәгенең ишек алды

Такталачыктагы Мәгариф үзәгенең ишек алды

Тагын бер кызыклы тукталыш – Мәгариф үзәге. Монда исә калфаклы кунаклар Мөхтәр Мутинга, Гамил Афзалга һ.б. шәхесләргә багышланган музейда булдылар. Коррекцион мәктәп буйлап оештырылган сәяхәт бик үзенчәлекле узды. Бу мәктәптә белем бирүдән тыш һәр баланы тормыш итәргә, көн күрергә өйрәтәләр. Алар исә кул эшләрен, кисеп тегү, балта эшләрен үзләштереп чыгалар. Мөһиме – балалар күңелендә дөньяга якты караш, гүзәллекә, матурлыкка, кешеләрне, туган якны яратырга мөхәббәт тәрбиялиләр.

Алга таба тагын бер тарихи урын – ак йорт. Шушы йортта, ул чакта  Нардом дип атала, беренче китапханә урнашкан була. Авылга аклар килеп керә дә беренче китапханәче Газиз Шамматов һәм беренче укытучы Садыйк Фәйзуллинны 18 кызылармеец белән алып чыгып китеп Әҗмәт дигән юлыда җәзалап үтерәләр. Укытучыны атып үтерәләр. Китапханәчене чишендереп саламга салып ут төртеп үтерәләр. Авыл халкы аларны җәймәләргә  салып яшәгән урыннарына алып барып җирлиләр. Юл уңаеннан әлеге тарихи урынны да күзләп узарга туры килде.

Афзал коесыннан кызлар кайтып килә

Афзал коесыннан кызлар кайтып килә

Чираттагы тукталыш – авыл күпере. Күпер башыннан ямьле генә тезелеп үскән Гамил Афзал утырткан өянкеләр күренә. Якында гына Афзал коесы. Таллардай нәзек билле авыл гүзәлләре коедан су алып таш юл буйлап өскә таба баралар. Гамил Афзал милегенең бер өлеше нәкъ шушы таш юл астында калган. Юл кырыендагы икенче өлешендә халык шагыйренә багышланган элмә такта ачылды.  Тантанада шагыйрнең туганнары, кызлары Раушания белән Роза  да катнашты.

Соңгы тарихи урын – Земская шифаханәсе. 1914 елда патша хөкүмәте карары нигезендә Такталачык, Суксу, Пучы, Байсар калаларында шифаханә төзергә дигән карар кабул ителгән була. Агыйдел якын булгач кирпеч төялгән барҗалар шунда килеп туктаганнар. Кичен барҗа килеп  туктый. Иртәнге су китә баржа утырып кала. Шуннан тирә як авыллардан атлы кешеләрне чакырып кирпечләрне атларга төяп ташыйлар. Абугали исемле кеше кирпеч төялгән аты белән баткакта батып үлә. Шуна күрә шушы урынны Абугали баткаклыгы диләр бу авылда.

Сабантуй аланында кадерле кунаклар өчен халкыбызның милли йолаларын, көнкүрешен чагылдырган зур бәйрәм оештырылган иде.

Мөнирә Сәгыйдуллина, Казан-Такталачык-Казан

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*