tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар Кармыш авылында хисап тотты
“Ак калфак”лылар Кармыш авылында хисап тотты

“Ак калфак”лылар Кармыш авылында хисап тотты

«Ак калфак»татар хатын-кызлары оешмасынын Чирмешән булегенең (Татарстан) чираттагы утырышы Кармыш авылы мәдәният йортында уткәрелде. Кармыш мәдәният йорты 2016 елда капиталь ремонтланган.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин билгеләп үткәнчә, җирлектәге 163 йортта 412 кеше яши, шуларның 127се – пенсионерлар.

Кармыш һәм Яшәүче мәктәпләрендә 54 бала укый. Кызганыч, быел, әлегә, бер бала да тумаган. Халык малны күп асрый биредә, җиде крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Кармыш мәдәният йорты бинасын тыштан җылытканнар, сайдинг белән тышлаганнар. Түбәгә, җылыту челтәрләренә, идәннәргә, ишек-тәрәзәләргә дә төзүчеләр кулы тигән, хәтта подвал өлешен дә куллануга яраклы иткәннәр, эчтә үк бәдрәф тә ясаганнар. Тамаша залында, эш кабинетларында – заманча мебель, тәрәзәләргә затлы шторалар эленгән. Бинага яңа брусчаткалы тротуарга басып кына керәсең.Капиталь ремонтка, 43 еллык бинаны үзгәртеп коруга республикадан – 5, районнан 2 миллион сум акча биргәннәр.

Клублар ачылу, ремонтлау халыкта киләчәкккә өмет өсти торган вакыйга. Бинаны кадерләп саклагыз,авыл халкы мәдәният йортыннан өзелмәсен,бергә -тату яшәгез – диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

«Ак калфак» оешмасыны төп бурычларынын берсе булып татар халкынын гореф гадәтләрен ,йолаларын яшь буынга тапшыру,кадерлэп саклау. Монда мәдәният хезмәткәрләренен дэ өлеше зур. Бугенге утырышта Кармыш жирлегенен «Ак калфак» оешмасы булекчәсенен житәкчесе сайланды.Киләчәккэ эшлисе эшләр планлаштырылды.Бөтендөнья татар конгрессы башкарма кометитеның Чирмешән бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин Кармышлылырга эшләрендә уңышлар теләде,район ”Ак калфак”гы эшчәнлегендэ актив ханымнарны билгеләп үтте.

Лашман,Әмир авылы “Ак калфак”лары узләренен эшләгән эшләре белэн уртаклашты,хэм кургәзмәлэр янында ук мастер –класслар уткәрделэр.

Шунысы куанычлы Чирмешән районында “Ак калфак” оешмасы барлыкка килгэн көннәрдэн бирле авыл клубларына,мәдәният учакларына йөручелэр саны артты.Оешмага килгэн ханымнар бер-берсе белэн аралашу гына тугел,ә узлэре белгәннәрне башкаларга ойрәту,фикер алышу ,татар халкының сирәк яңгыраучы җырларын,биюләрен яшь буынга ойрәту кебек матур гадэтләр ,йолалары белэн шатландыралар.

Лилия Хөснуллина
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Чирмешән бүлеге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*