tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар шәҗәрәләрне барларга җыена
“Ак калфак”лылар шәҗәрәләрне барларга җыена

“Ак калфак”лылар шәҗәрәләрне барларга җыена

31 октябрьдә Ульяновск өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы, V нче төбәкара форумы узды. Онлайн-форматта оештырылган әлеге чара төрле өлкә-республикаларда яшәүче гүзәл затларыбызга берләшү, рәхәтләнеп аралашу һәм уртага салып сөйләшү мөмкинлеге тудырды.

Форумда катнашучыларны иң әүвәл Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде. Ул киләсе елда мәркәзебез Казанда узачак чираттагы бөтендөнья форумына әзерләнү эшләрен бүгеннән үк башлап җибәрергә һәм шәҗәрәләрне барлау мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирергә чакырды.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе карамагында уңышлы гына эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина соңгы елларда башкарылган эшләр турында бай эчтәлекле видеофильм тәкъдим итте. Оешманың актив вәкилләре – мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы милләт җанлы ханымнар үзләренең чыгышларында әлеге эшләргә тагын бер тапкыр тукталып үттеләр. Шәһәребезнең 20 нче санлы балалар бакчасы мөдире Ирина Сайфутдинова “Әбиләр” клубының күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныштырды.

– Хөрмәтле әбиләребез татар халкының кабатланмас гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм күркәм традицияләрен сабыйлар күңеленә әкиятләр аша сеңдерәләр,- диде Ирина Ринат кызы.

Ә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина җыр-бию түгәрәкләренә йөрүче балаларның ана телен бөтенләй аңламаулары турында борчылып сөйләде. Без бу мөһим проблеманы әти-әниләр, әби-бабайлар ярдәменә таянып чишәргә тырышабыз, диде ул.

Пенза өлкәсенең “Ак калфак” оешмасын әйдәп баручы Эльмира Васильева эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, милләтебез үсешенә үзеннән саллы өлеш кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Сәүдә нокталарында гүзәл затларыбызга милли киемнәр, калфаклар, читекләр, дини китаплар, татарча газета-журналлар тәкъдим итәбез. Шулай ук аларны әдәби кичәләргә, татарча концерт һәм спектакльләргә йөрергә үгетлибез,- диде Эльмира ханым.

Оренбург өлкәсе татар хатын-кызлары лидеры Альбина Әбсәламова әйтүенчә, алар ак шәлләрне, бияләйләрне, өс киемнәрен модага яраклаштырып җитештерә башлаганнар.

Ә Чувашстанның Батыр районы Татар Согыты авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Чулпан Вахитова балаларны дини тәрбия биреп үстерү кирәклегенә басым ясады.

– Авылыбызның күпчелек ир-атлары читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Балалар тәрбияләү, йортны алып бару тулысынча хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Әмма без моның бернинди кыенлыгын да сизмибез. Дини авыл буларак, әби-бабаларыбыз йоласына тугрылык саклап, берничә буын вәкиле бер түбә астында яшибез. Балаларыбыз өлкәннәрнең ураза тотуларын, намаз укуларын кече яшьтән үк күреп, үрнәк алып үсәләр. Авылыбызда өч мәчет, мәдрәсә эшләп килә. Улларыбыз һәм кызларыбыз шунда йөреп дини белем ала. Шуңа да балаларыбыз тәмәке тартмыйлар, начар юлда йөрмиләр, ана телен онытмыйлар,- диде Чулпан ханым, горурлык хисе кичереп.

Форум өчен билгеләнгән кырык минут вакыт сизелми дә үтеп китте. Билгеле инде, бер-беребезгә җиткерәсе сүзләр, уртага салып чишәсе проблемалар күп калды әле. Алда мондый чаралар тагын булыр әле, дигән теләк белән “Ак калфак”лылар форумны “Туган тел” җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамладылар.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*