tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар Тукай районындагы күчмә утырышка нәтиҗә ясый
“Ак калфак”лылар Тукай районындагы күчмә утырышка нәтиҗә ясый

“Ак калфак”лылар Тукай районындагы күчмә утырышка нәтиҗә ясый

«Ак калфак»лылар бу көннәрдә Татарстанның Тукай районын шау-гөр китерде. Биредә Бөтендөнья татар хатын кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы уза. Ике көн дәвамында Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән җыелган 150 гә якын гүзәл зат бик эчтәлекле һәм тыгыз программа буенча эш итте. Шулай ук чарада Австралия, Белоруссия, Казахстан, Латвия, Луганск Халык Республикасы, Франциядән дә делегатлар катнаша.

Бүген Тукай районының Новотроицк авылында күчмә утырышка нәтиҗә ясап, пленар утырыш уза. Чарада Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Пленар утырыш алдыннан Тукай районы Новотроицкое авылында ремонттан сон мәдәният йорты ачылышы булды. Васил Шәйхразиев бу сөенечле вакыйга белән котлады һәм бу уңайдан 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Төп чараны “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ачып җибәрде. Ул бу өч көн эчендә “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргэ бай милләт” дип исемләнгән кучмә утырышның әһәмиятен ассызыклап узды,  нәтиҗәләрен әйтеп китте. Бу Нурми Шәрипов исемен йөрткэн мәктәптә шәҗәрәләр күргәзмәсе белән танышу да, картлар йортында булу да, Хәлфиннәр хуҗалыгы эшчәнлеген карау һ.б.

Чараның аерым резолюциясе әзерләнүе турында да әйтелде. 18 пункттан торган резолюцияне һәрбер районда, һәрбер төбәктә өйрәнелеп, үтәлергә тиешлеген ассызыклады Кадрие Рәес кызы. 18 пунктның 8 пункты инде бу өч көндә үтәлүе дә билгеләп үтелде.

Васил Шәйхразиев үз сүзен Тукай районы башлыгына рәхмәт әйтүдән башлады. Хатын-кыз роле зур икәнен билгеләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*