tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авылларында күркәм эш алып бара
“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авылларында күркәм эш алып бара

“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авылларында күркәм эш алып бара

“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авылларында (Татарстан) күркәм эш алып бара. Югары Шытсу авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар клубына энҗеле калфак чигүче хатын-кызлар җыелды. Калфак тегү-чигү серләре турында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Китапханәдә куелган ”Энҗе калфак” дип аталган күргәзмәнең эш дәверендә бик яхшы кулланма булуын әйттеләр. “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Заһидуллина Вәсимә “Энҗе калфак” исеме астында күргәзмә оештырып кызыклы мәгълүматлар җиткерде. “Кулланма материаллар”, ”Бездән киңәш – сездән эш”, ”Серле сандык” папкаларында тупланган, татар хатын-кызларының милли киеме булган, безнең бүгенге тормышыбызда үз урынын алган калфак турында күпне белергә була иде әлеге күргәзмәдән.

Алдагы утырышларда калфак тегү-чигү буенча мастер классларны Мөхетдинова Сәрия апа уздырды. Ә бүген һәркем үз куллары белән теккән, чиккән калфакларын киеп фотога төштеләр Ак калфаклылар.

Югары Шытсу авылы “Ак калфак” бүлекчәсенә йөрүчеләр гомүмән матурлык тудыручылар алар. Гөлназ Салихова роза, пион чәчәкләре бәйләү буенча мастер-класслар уздырды. Алар күңелгә матурлык, дөньяга ямь биреп торалар.

Ак калфаклылар калфак чигүләрен яңа үрнәкләр белән дәвам итәләр.

“Ак калфак”ның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе

Гөлсем Батырханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*